Энкэй туган конен белэн котлау открытка

Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — әниебезгә … яшь тула. Кадерле Әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз.

Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.

Әниләрне котлау / Поздравления маме на татарском

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа!

Әниләрне котлау / Поздравления маме на татарском

Җырымның моңы, тормышым нуры,
Кадерлем минем, газизем минем,
Игелек тулы олы йөрәкле,
Мәңге яшь, гүзәл — Әнием минем.

Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул.
Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!
Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен.
Сиңа юллыйм теләкләрнең изгеләрен.

Әни бит ул — өйнең яме,
Ә тормышта — олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә.
Син бит, әни, безгә кирәк.

“Әни! ”— диеп дәшү шундый рэхэт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың —
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

“Әни!”— диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Әниләрне котлау / Поздравления маме на татарском

Котлы булсын. Әнкәй, туган көнең.
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хэсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен иде алдагы көннәрең.

Әниләрне котлау / Поздравления маме на татарском

Бакчаларда кошлар сайрап туймый.
Котлап, Әнкәй, туган көнеңдә.
Фәрештәләр ап-ак канат булсын
Күп авырлык күргән иңендә.

Әниләрне котлау / Поздравления маме на татарском

Син булганга күрә. Әнкәй,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен —
Озак яшә, исән бул гына.

Әниләрне котлау / Поздравления маме на татарском

Туган көне бүген әниемнең
Туксан ел ул яши дөньяда.
Матур үзе, җыерчыклы йөзе,
Чәчләре чал ап-ак булса да

Алты баласына бүлеп биргән,
Йөрәгенең бөтен ялкынын.
Безнең күз алдында картайды шул
Киң күңелле анам алтыным.

Тарсынма әле әнием бу дөньяны
Сыкранма әле әнием авыр дип.
Яшә әле яшә озак яшә,
Бер киткәчтен кайтып булмый бит.

Әниләрне котлау / Поздравления маме на татарском

Әнкәй дә картайган инде,
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.

Бик килешә аклары да,
Сагынам карасын да.
Мин агарткан чәч тә бардыр
Ул чәчләр арасында.

Әнкәйнең ап-ак чәчләре
Агарган безнең хакка.
Ул һаман яктыра бара
Күңеле, җаны акка.

Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.

Әниләрне котлау / Поздравления маме на татарском

Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.

Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.

Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,
Сары сагыш сары көзләрдә.
Үткәргәнсең күпме югалтулар,
Алар чагыла синең йөзләрдә.
Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.

Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!
* * *
Шомырт чәчәк атса,
Илгә кошлар кайтса,
Җаным тула минем назларга.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Якты тормыш миңа
Бүләк иткән өчен язларда.

Йөрәк җылың белән,
Бишек җырың, белән
Күңел кылларымны чирткәнсең.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Сабый чакларымнан
Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.

Язгы кояш төсле,
Сулмас яшәү көчен
Биргәнсең син миңа гомергә.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Кояш булып миңа
Мәңге-мәңге яшә бу җирдә.
* * *
Әнкәй диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була
Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.

Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
* * *
Син — иң газиз кеше безгә,
Син — яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр
Бар микән җирдә тагы?

Өебезнең кояшы — син,
һәркемгә житә җылың.
Әти белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.

Ул тормышның һәр мизгеле,
Сөенеч белән тулсын.
Гомереңнең һәрбер көне
Туган көн кебек булсын.

Өзелмәс җепләр бәйләсен
Бала — ана арасын.
Ел да шулай бәйрәм итик
Туган көн тантанасын.

Озак еллар бергә-бергә
Исәнлек белән яшик.
Үзебез эби булгач та,
Әни диеп эндәшик.

Туган көнең котлы булсын.
Безгә бергә бик рәхәт.
Кылган изгелекләреңә.
Әни, сиңа мең рәхмәт.
* * *
Бәйрәмнәре күп тормышның,
Бәйрәм белән туа көне.
Олы бәйрәм бүген бездә —
Әниемнең, туган көне.

Кушымта:
Котлы булсын туган көнең.
Бездән сиңа изге теләк —
Картаймыйча яшә әле,
Гел яшь булып безнең белән.

Гомереңнең тагын да бер
Елы үтеп киткән икән.
Үз тирәңә безне җыйнап,
Туган көнең җиткән икән.

Кушымта:
Котлы булсын туган көнең.
Бездән сиңа изге теләк —
Картаймыйча яшә әле,
Гел яшь булып безнең белән

Без үссен дип, йокламаган
Төннәрең дә булган синең
Безнең өчен янган-көйгән
Көннәрең дә булган синең.

Кушымта:
Котлы булсын туган көнең.
Бездән сиңа изге теләк —
Картаймыйча яшә әле,
Гел яшь булып безнең белән.

Син — өебез күрке безнең,
Синең урын бүген түрдә.
Әниемнең туган көне —
Олы бәйрәм бүген бездә.

Кушымта:
Котлы булсын туган көнең.
Бездән сиңа изге теләк —
Картаймыйча яшә әле,
Гел яшь булып безнең белән.
* * *
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
* * *
Туган көнең белән котлап,
Телибез сиңа бүген.
Күреп яшә карт көнеңдә
Балалар игелеген.

Гомерләрең үтә инде ул
Ашкынып аккан судай.
Тик гомерең буйларына
Исәнлек бирсен Ходай.
* * *
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә Сине тәбрик итәсе.
Килә Сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.

Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез Син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.

Әле һаман без дип яшисең Син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.

Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
* * *
Син кояшка тиң кешебез, Әнкәй,
Яшәсәң дә Үзең еракта,
Һаман Синнән җылы алабыз без,
Ә урының һәрчак йөрәктә.

Кояш җиргә нурын сипкән кебек,
Әнкәй, Синнән дә нур бөркелә.
Без телибез Сиңа кояш гомере,
Кояш кебек Син дә бер генә!
(Рафис Корбан «Бәхет телим»)
* * *
Кояш җылысына җыелгандай
Сыенабыз, Әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә Әни, яшә тагын да.

Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы киләсең.
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
* * *
Рәхмәт, Әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа
* * *
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт, ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән баккан күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
* * *
Онытмамын сине беркайчан да,
Рәхмәтлемен барысы өчен дә!
Изге, Әни, синең күңелкәең,
Озын гына булсын гомеркәең
* * *
Киң күңелең, юмартлыгың өчен,
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.
* * *
Син бит әни, яшәешнең яме,
Безнең өчен олы терәк.
Тыныч яшә берүк, исән-сау бул,
Син бит әле безгә бик кирәк.

Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә
* * *
Әнкәй, бәгърем!
Синең йомшак куллар
Назласа да, иркә итмәде.
Без үскәндә кыенлыклар күрсәң,
Шатлыклар да читләп үтмәде.
Балаларың өчен горурлыгың,
Еш чагыла әле дә күзеңдә.
Озак еллар сүрелмәсен иде
Тормыш матурлыгы йөзеңдә.
* * *
Әнкәй, синнән еракларда яшәсәм дә,
Һәр көн сине күңел сагына.
Рәхмәтләрем чиксез, теләкләрем изге,
Уй-хисләрем сиңа табына
* * *
Чын йөрәктән яздым бу юлларны,
Кабул итеп алчы Әнием.
Исән-имин яшә, бәхетле бул,
Терәк булсын сиңа Әтием.
* * *
Таң җилләре һәрбер иртә саен
Безнең сәламнәрне китерсен.
Күңелеңә яшәү дәрте бирсен,
Күзеңдәге яшьне киптерсен!
* * *
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, Әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә
* * *
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
* * *
Котлы булсын, Әнкәй туган көнең,
Кояш сиңа көлеп карасын.
Салмак кына искән таң җилләре
Чәчләреңне сыйпап тарасын.
* * *
Гомерең матур узсын, Әнкәй бәгърем,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен;
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
* * *
Котлы булсын Әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер баланың.
* * *
Синнән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә
* * *
Кулларыңнан синең гөлләр тама.
Тырышлыгың бар да үзеңнән.
И, Әнкәем, һәрчак бәхетле бул,
Нур сирпелсен синең күзеңнән.
* * *
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул озак яшә,
Син бит, Әни, безгә кирәк
* * *
Туган көнең, Әни, алып килсен
Бары сәламәтлек, шатлыклар,
Безгә биргән йөрәк җылыларың
Изгелекләр булып кайтсыннар.

Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
* * *
Сокланырлык гомер юлы үттең,
Терәк булып безгә тормышта.
Безнең өчен янып яшисең син,
Куанасың һәрбер уңышка.

Якты йолдыз кебек балкыйсың,
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле кешебез булып,
Торасың син күңел түрендә.

Бусагадан өйгә атлаганда,
Рәхмәт укый-укый керәбез.
Яратабыз сине хөрмәтлибез,
Изге заттай итеп күрәбез
* * *
Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.
Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык  белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.  Безнең әни (авыл) авылында яшәүче (исеме, әтисенең исеме (отчество).
Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр  кичергән кеше.
Ул — һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.
Ул — бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Ул — гомер уртасына якынлашучы  гап-гади хатын кыз.
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
* * *
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!

Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
* * *
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.

Туган көнең котлы булсын әни,
Юбилеең узсын күңелле.
Балаларың бүген сине котлый,
Шушы инде бәхет түгелме?!

Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйладың син гомер юлыңда.
Онытмабыз әни, төпле сүзең, зирәк фикерең,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән
Терәк булып безнең иңнәргә.
Пар канатлар булып әти белән
Талмый атла гомер үренә…
* * *
Чәчләреңә, Әни, чал керсә дә,
Син бит минем йөрәк түрендә,
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.

Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын синең тормышта.

Саф теләкләр ургый күңелдә,
Сине котлап туган көнеңдә
Шатлык булсын һәрчак юлдашың
Сүнми янсын бәхет кояшың.

Сәламәт бул, гел елмаеп яшә.
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Безгә терәк-канат булып,
Армый атла гомер үренә.

Котлы булсын туган көнең,
Ак бәхетләр торсын юлыңда.
Хыялларың синең чынга ашсын,
Кайгы-хәсрәт читләп үтсен,
Шуны телим туган көнеңдә
* * *
Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, иләһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам» дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.
* * *
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,
Хисләреңнең иң-иң яктысын,
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,
Уйларыңның иң-иң татлысын.
Тик син безгә, безгә багышладың,
Һәм бүген дә моны аклыйсың.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр
Безнең сиңа, әйтер теләкләр.
* * *
Кем ул дисең җаны өзгәләнеп
Безнең хакта бик еш уйлана?
Балалар дип үрсәләнеп торган
Кайгыртучы кеше ул-ана!

Юк бер кеше аннан мәрхәмәтле,
Аннан тугрылыклы дөньяда.
Гомер бакый бала хакын хаклый-
Шундый изге кеше ул-ана!
Балакае уңышка ирешсә
Тагын кем соң шулай куана?
Шатлыкны да,кайчак кайгыны да
Уртаклашыр кеше ул-ана!
(Фәнәвис Дәүләтбаев)
* * *
«Әни!» — диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың —
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

«Әни!» — диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Җиңел генә узмагандыр көннәр,
Моңсу көннәр булган, ялгыз төннәр.
Тик кешеләр синнән һәрчакта да
Өмет сүзен генә ишеттеләр.

Синең бүген зур бәйрәмең әни,
Бу бәйрәмең синең шундый якты!
Синдә булган йөз яктысы әни,
Йөрәкләрдә безнең учак якты.

Туган көнең белән сине әни!
Елгаларда ташу- ярлар тулган.
Син тумасаң, без дә булмас идек,
Әле ярый җирдә әни булган.

«Әни!» — диеп әйтү шундый рәхәт,
«Әни» сүзе тора безне дәшеп.
Һәрчак шулай балкып яшә, әни,
Якты йөзләреңнән нурлар чәчеп!
* * *
Сабый чагым ерактарак калган саен,
Күз төпләрен күләгәләр сарган саен,
Көмеш чәчләр, акыл зиһен арткан саен,
Кадерең синең арта бара, әнием минем.

Синең сүзне кабатлыймын балаларга,
Күз карашың, назың кирәк дәваларга,
Җылы сүзең үтеп керә яраларга,
Кояшым син, якты көнем, әнием минем.

Юмартлыгым, көләчлегем — синнән бүләк,
Бүген дә син барыбызга безнең үрнәк.
Оныкларың котлый икән сине, димәк,
Гомер юлың матур үткән, әнием минем.
* * *
Син бит әни безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.

Син булганга күрә, әни, җаным,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен —
Озак яшә, исән бул гына.
* * *
Бәхетле кешегә олуг
Юбилейлар насыйп була.
Матур булып олыгаеп, .
Җитмеш, сиксән, туксан тула.
Быел безнең әнинең дэ
Юбилее — сиксән яше.
Әниебез безнең өчен
Иң кадерле, изге кеше.
Тәрбияле, тыйнак, уңган.
Булганына шөкер итә.
Күпне өмет итми генә,
Сабыр гына тормыш көтә.
Балачактан әниебез.
Күпне күргән, күп кичергән.
Әти белән тормыш корып,
Биш бала сөеп үстергән.
Кайнанасын хөрмәт итеп,
Килен Вазыйфасын үткән.
Әбиебез белән бергә.
Егерме ел гомер иткән.
Куркытмаган әниемне
Авылдагы авыр хезмәт.
Күрше-тирә, авылдашлар.
Күрсәтәләр аңа хөрмәт.
Хэзер инде әниемнең
Оныклары җиткән буйга.
Алты оныкчыгы туган,
Тиздән алар җитәр туйга.
Оныкчыклар туенда да
Булсын әни урының түрдә.
Гомер атың арымыйча,
Йөзгә кадәр торсын үрдә.
Син булганда авыл да бар,
Туган йортыбыз да исән.
Ялгышмамын, син ул — әни.
Безнең терәгебез, дисәм.
Ә без сиңа озак еллар
«Әни» диеп сөеп дәшик.
Балаларың, оныкларың
Белән бергә гөрләп яшик.
* * *
Күз тимәсен, матур, чибәр,
Акыллы һәм бик түзем.
Буй-сының да бик килешле,
Елмаеп тора йөзең.
Карлыгач канаты кебек
Сызылып киткән кашларың.
Өебезгә ямь бирәсең.
Тәмле синең ашларың.
Кулың ята бөтен эшкә,
Эшлисең белеп кенә.
Булганына шөкер итеп
Йөрисең көлеп кенә.
Синнән башка нишләр идек.
Ярый эле тугансың.
Бик кадерле әни булып.
Безгә насыйп булгансың.
Туган көнең котлы булсын —
Теләкләрнең иң зуры.
Аллаһ сине саклап йөртсен.
Син — өебезнең нуры.
Фирдәүсә Кәримова
* * *
Кояш җылысына җыелгандай
Сыенабыз, Әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә Әни, яшә тагын да.
Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы киләсең.
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
* * *
Син кояшка тиң кешебез, Әнкәй,
Яшәсәң дә Үзең еракта,
Һаман Синнән җылы алабыз без,
Ә урының һәрчак йөрәктә.
Кояш җиргә нурын сипкән кебек,
Әнкәй, Синнән дә нур бөркелә.
Без телибез Сиңа кояш гомере,
Кояш кебек Син дә бер генә!
* * *
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә Сине тәбрик итәсе.
Килә Сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез Син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Әле һаман без дип яшисең Син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
* * *
Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
«Бисмилләһ» дип син шатланып уян
Гомереңнең һәрбер таңында.
Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә…
* * *
Әнкәем!
Теләкләрнең телим изгеләрен,
Бәхетләрнең телим зурысын.
Шатлыкларның телим көтмәгәндә
Килә торган иң-иң нурлысын…
Маңгаеңа төшкән аксыл чәчләр,
Сөйкемлелек бирә йөзеңә.
Барысы өчен рәхмәт сиңа Әнкәй,
Исәнлегең белән йөз яшә!
Син булганда гына без бәхетле,
Син булганга, якты көнебез.
Кыш аенда ишелеп кар яугандай,
Ап-ак бәхет-шатлык телибез.

* * *
Сөекле әнкәем! Әнкәебез!
Моннан … ел элек шушы көнне син тугансың. Син дөнь­яга килеп беренче аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәргән, карлыгачлар, бәйрәм дип белеп, күккә күтә­релгәннәр, парсыз кошлар парланган, болытлар таралган һәм күк йөзе зәп-зәңгәр төскә кергән. Кояш исә җир йөзендә иң изге, иң гүзәл затларның берсе — булачак Ана туу шатлы­гыннан Җир тирәли елмаеп әйләнгән, аның елмаюыннан Җирдә гүзәл гөлләр үскән, җимешләр пешкән, саф сулы чишмәләр челтерәп ага-ага инешләргә кушылган, үз артларын­нан тагын әллә никадәрле чишмә-елгаларны ияртеп, диң­гезләргә, дәрьяларга кадәр барып җиткәннәр. Шулай булмый­ча, дөньяга туган һәр изге кеше табигатьне яшәртә, матурлан­дыра, тулыландыра.
Ә син, әнкәем, иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иң сөйкем­леләрнең берсе булып үскәнсең, җиткән кыз булгач, иң баһа­дир, иң сабыр, иң батыр, иң кече күңелле, ихтирамлы бул­ган бер егетне — безнең әтиебезне — үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә шундый матур парлардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган бар­лык матур сыйфатларны биргәнсез.
Бүгенге көндә без илдә ихтирамлы кешеләр икәнбез, тор­мышта үз урыныбызны табып, шушы зур табынга бергә җы­елганбыз икән, бу, әлбәттә, безнең генә түгел, ә сезнең дә уңышыгыз. Сездән башка без бу дөньяга килә алмаган булыр идек. Гомумән, ул чагында без бөтенләй булмас идек.
Шушы көнне дөньяга килгәнең өчен, үскәнең өчен, ан­нан соң безнең сөекле әтиебезне үзеңә яр иткәнең өчен, без­не бар иткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Инде без үсеп, үзебез әти, үзебез әни булгач та, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Чөнки анда сез бар. Без бу өйгә тормыш­ның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арыныр өчен, ял итәр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен һәм сезнең ярату тулы карашы­гызны күрер өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы ала­сыз, борчылып озатасыз. Тагын китәләр, дип боекмагыз, кайларда гына йөрсәк тә, кайларда гына булсак та, безнең күңелләр һәрвакыт сезнең яныгызда. Нинди генә эшкә алын­сак та, без аны үзебезне генә түгел, сезне дә ким-хур итмәс­лек итеп башкарып чыгарга тырышабыз. Чөнки моңа безне үзегез өйрәттегез.
Кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Без моның өчен, әнкәй, әткәй, сезгә бу­рычлы. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм яр­дәмебез белән сезгә кире кайтарырга бурычлы без.
Әнкәем, күз нурым!
Бүген сиңа … яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син — дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдә­ге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде без­не. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит.
Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын бул­сын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең ту­ган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә баш­лый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела.
Ата-ана өчен бала, инде үзе әни, әти булса да, барыбер бала. Менә без үзебез — әниләр, әтиләр, хәтта яннарыбызда оныкларыбыз да йөгереп йөри — шушы самими балалык хис­ләрен яңадан тоемлар өчен, сезнең янга җыелабыз. Без менә шушы бәйрәм табыны артында да үзебезнең кайчандыр бе­ренче адымны атлаганда ничек куанган булсак, шулай куану хисен, беренче тапкыр мәктәпкә барганда ничек сөенгән бул­сак, шундый сөенү хисен һәм тагын әллә никадәр куанычлы көннәрне хәтергә төшереп, үзебезне бала итеп хис итеп уты­рабыз. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде.
Мин бу мәҗлестә әнкәебезне шулай яшь, бәхетле һәм мөлаем итеп яшәткән өчен әткәемә зур рәхмәт әйтәсем килә. Әгәр дә ул аны сакламаса, кадерләмәсә, яратмаса без бу көнне күрә алыр идек микән? Әниебезне кадерләгән, аны яраткан, саклаган, аны ихтирам итеп яшәгәнең өчен рәхмәт сиңа, әткәй! Бүгенге көндә хатыннарыбыз алдында дәрәҗәбез бар икән, бу — синең аркада, әткәй. «Хатын-кызны ихтирам итә белмәгән кеше үзе дә ихтирамга лаек була алмый», — дип син безне үзең өйрәттең бит.
Ә инде кыз балаларың ир җәмәгатьләре тарафыннан яра­тылып, кадер-хөрмәт күреп яши икән, әнкәем, бусы инде си­нең хезмәтең. Син безгә ир-атны хөрмәт итәргә генә түгел, үз кадеребезне белергә дә өйрәттең. «Үз кадерен белмәгән кеше бүтәннәр тарафыннан ихтирамга ирешә алмый», — дидең, хәтерлисеңме?
Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа әнкәй!
Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китер­сеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Без сине, әнкәй, сине, әткәй, яратабыз, яратачакбыз, яра­тырбыз.
поздравительный текст маме на татарском языке

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

Туган көнең белән әниТуган көнең белән әнием

Бөтен дөнья гөлләрен.
Рәхмәт, әни, мең – мең рәхмәт,
Бар нәрсәгә булдың түземле.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Ходай олыласын үзеңне.
Сабыр, гади, кешелекле,
Кылганнарың бары изгелек.
Борчуларың калсын үткәннәрдә,
Бәхетең булсын гомерлек.
Ал син бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын олы бүләкләр.
Тыныч, тигез тормыш
Гел шат яшәү,
Озын гомер безнең теләкләр.
Гомерең матур узсын,
Әни, бәгърем.
Кайгы – хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең һаман көләч, матур булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Синең күңел сандыгыңа,
Бәхет, шатлыклар тулсын.
Гомеркәең аккан судай,
Туктаусыз озын булсын.
Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.
Әни диеп әйтер кешең булу,
Нинди бәхет бит ул дөньяда
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.

Кадерле әни,
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар утә дип,
Елмай син – бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын куңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гәмьле еллар, ямьле көннэр
Телибез чын йөрәктән!
Хич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр.

Котлыйм шушы матур көндә
Әнием сине генә.
Син тугансың бит бүген,
Ямьләндереп күк йөзен.
Шатландырып халыкны
Арттырып матурлыкны.
Сиңа бүген кырык ике,
Әйтерсең бары ун ике,
Елмаясың сабыйдай,
Моңланасың сандугачтай.
Бөркелә безгә нурлар,
Булсак та без олылар.
Инде үсеп җитсәк тә,
Без сабый синең йөрәк тә.
Рәхмәт сиңа әнием,
Син минем иң кадерлем.

Сыңар канат гомер кичердең син,
Ачы хәсрәтләр күп күрдең.
Сабыр, йомшак әни булдың,
Кырыс әти булдың, кайчакта.
Һәрчак шулай яшә, сүрелмә син, әни,
Көч алсыннар синнән парлылар.
Парлы булсалар да бик күпләре,
Күңел байлыгына ярлылар.

Сөйкемле карашың кояшка тиң —
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк кинәшләрен, жылы сүзен;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да узең.
Сәламәтлек, озын гөмер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Куңелең синең кутәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә.

Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.
Изгелекнең саф өлгесе булып,
Син торасын,әни, тормышта.
Әни, диеп дәшәр кешең булгач,
Рәхмәтлебез шушы язмышка.
Рәхмәт, әни, тормыш бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы кеше булуыңа.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңә гомергә.

Чәчләреңне, әни, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы – хәсрәт күрми, яшә әле.
Яшик әле, әни, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә матур гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә,
Балаларың үскән ояның.

Күз тимәсен, матур, чибәр,
Акыллы һәм бик түзем.
Буй-сының да бик килешле,
Елмаеп тора йөзең.

Карлыгач канаты кебек
Сызылып киткән кашларың.
Өебезгә ямь бирәсең,
Тәмле синең ашларың.

Кулың ята бутен эшкә,
Эшлисең белеп кенә.
Булганына шөкер итеп
Йөрисең көлеп кенә.

Синнән башка нишләр идек,
Ярый әле тугансың.
Бик кадерле әни булып,
Безгә насыйп булгансың.

Туган көнең котлы булсын —
Теләкләрнең иң зуры.
Аллаһ сине саклап йөртсен,
Син — өебезнең нуры.

Pages: 1 2 3

Открытка на татарском языке с фразой «Туган конен белэн эни» — это прекрасный способ выразить свою любовь и признательность родным и близким. Каждое слово этой фразы несет в себе глубокий смысл, символизируя связь с родительской землей, уважение к предкам и истории. Эта открытка станет идеальным подарком для всех, кто ценит и чтит свои корни и желает поделиться своими чувствами с близкими людьми.

Туган конебелян открытка

Туган конебелян открытка

Туган кон открытка

Туган кон открытка

Туган кон

Туган кон

Туган кон поздравления

Туган кон поздравления

Туган конен белэн открытки на татарском

Туган конен белэн открытки на татарском

Открытки на татарском языке туган кон

Открытки на татарском языке туган кон

Открытки туган кон белэн

Открытки туган кон белэн

Поздравления с днём рождения сестре на татарском языке

Поздравления с днём рождения сестре на татарском языке

Татарские поздравления с днем рождения

Татарские поздравления с днем рождения

Энилэр коне белэн картинки на татарском

Энилэр коне белэн картинки на татарском

Туган кон

Туган кон

Туган кон букет

Туган кон букет

Поздравление с юбилеем женщине на татарском языке

Поздравление с юбилеем женщине на татарском языке

Поздравления на татарском мужчине

Поздравления на татарском мужчине

Открытки с днём рождения женщине красивые на татарском языке

Открытки с днём рождения женщине красивые на татарском языке

С днём рождения абый

С днём рождения абый

С днём рождения Лилия на татарском языке

С днём рождения Лилия на татарском языке

С днем рождения татарча котлаулар

С днем рождения татарча котлаулар

С днем рождения на татарском

С днем рождения на татарском

Туган кон мужчине

Туган кон мужчине

Открытки с днём рождения энием

Открытки с днём рождения энием

Юбилеем котлы булсын

Юбилеем котлы булсын

Юбилеем котлы булсын

Юбилеем котлы булсын

Туган коне нбелэн Эткэй

Туган коне нбелэн Эткэй

Туган Кен Белян открытки

Туган Кен Белян открытки

Анимационные открытки туган конен белэн

Анимационные открытки туган конен белэн

Поздравления с днём рождения маме на татарском языке

Поздравления с днём рождения маме на татарском языке

Туган конен Котто болсын бесплатно

Туган конен Котто болсын бесплатно

Туган кон поздравления

Туган кон поздравления

Открытки с днём рождения энием

Открытки с днём рождения энием

Поздравления с днём рождения на татарском языке

Поздравления с днём рождения на татарском языке

С днем рождения апам поздравления

С днем рождения апам поздравления

Туган кон

Туган кон

С днём рождения по татарски мужчине

С днём рождения по татарски мужчине

Поздравления с днём рождения сестре на татарском языке

Поздравления с днём рождения сестре на татарском языке

Туган конен БН апа. Кон апа

Туган конен БН апа. Кон апа

Открытки с днём рождения энием

Открытки с днём рождения энием

Туган кон котлау

Туган кон котлау

Поздравления с днём рождения мужчине на татарском языке

Поздравления с днём рождения мужчине на татарском языке

Туган кон поздравления на татарском

Туган кон поздравления на татарском

Эниемнен туган коне

Эниемнен туган коне

С днем рождения татарча котлаулар

С днем рождения татарча котлаулар

Поздравления с днём рождения на татарском

Поздравления с днём рождения на татарском

Открытки с днём рождения энием

Открытки с днём рождения энием

Эниемэ надпись

Эниемэ надпись

Юбилеем котлы булсын

Юбилеем котлы булсын

Уважаемый посетитель, Вы зашли на сайт как незарегистрированный пользователь. Мы рекомендуем Вам зарегистрироваться либо зайти на сайт под своим именем.

На этой странице размещено множество изображений из раздела ‘Открытки’. Все изображения из подборки туган конен белэн энием открытка можно скачать и просмотреть бесплатно. Также вы можете поделиться содержимым с друзьями в социальных сетях и мессенджерах.

Вы ищете оригинальную и красивую открытку для своих близких или друзей? Тогда мы рады предложить вам открытку с надписью «Туган конен белэн энием». Это фраза, которая олицетворяет глубокое чувство привязанности к родной земле и традициям. Каждое слово в этой фразе наполнено особенным значением: «туган конен» означает «родная земля», а «белэн энием» — «с любовью и преданностью». Такая открытка будет отличным подарком, который позволит вам выразить свою привязанность к своим корням и показать, как важны вам традиции и культура вашего народа. Подарите эту открытку близкому человеку и подчеркните, что он всегда может рассчитывать на вашу поддержку и любовь.

Туган конен белэн мужчине открытки

Туган конен белэн мужчине открытки

Туган кон

Туган кон

Картина туган кон

Картина туган кон

Поздравления с днём рождения сестре на татарском

Поздравления с днём рождения сестре на татарском

Фоторамка с днем рождения воспитатель

Фоторамка с днем рождения воспитатель

Анимационные открытки туган конен белэн

Анимационные открытки туган конен белэн

Туган Кен Белян открытки

Туган Кен Белян открытки

Открытка Эниемнен туган коне

Открытка Эниемнен туган коне

Шикарные розы анимашки для Валентины

Шикарные розы анимашки для Валентины

Поздравления с днём рождения женщине на татарском языке

Поздравления с днём рождения женщине на татарском языке

Туган кон открытка

Туган кон открытка

Туган Кен

Туган Кен

Татарские поздравления с днем рождения маме

Татарские поздравления с днем рождения маме

Туган кон

Туган кон

Туган кон котлау

Туган кон котлау

Туган коненегезбелэн открытка

Туган коненегезбелэн открытка

Этиемэ открытка

Этиемэ открытка

Поздравления на татарском языке туган кэнен бэлэн дустым

Поздравления на татарском языке туган кэнен бэлэн дустым

С днём рождения женщине на татарском языке

С днём рождения женщине на татарском языке

Туган кон открытка

Туган кон открытка

Поздравления с днём рождения на татарском

Поздравления с днём рождения на татарском

Открытки с днём рождения женщине красивые на татарском языке

Открытки с днём рождения женщине красивые на татарском языке

Поздравительная рамка женщине

Поздравительная рамка женщине

С днем рождения татарча котлаулар

С днем рождения татарча котлаулар

Поздравления с днём рождения женщине на татарском я

Поздравления с днём рождения женщине на татарском я

Открытки с днём рождения энием

Открытки с днём рождения энием

С днём рождения мужчине на татарском языке

С днём рождения мужчине на татарском языке

Открытки на татарском языке туган кон

Открытки на татарском языке туган кон

Поздравления с днём рождения на татарском языке

Поздравления с днём рождения на татарском языке

Туган кон открытка

Туган кон открытка

Татарские поздравления с днем рождения

Татарские поздравления с днем рождения

Туган конен Котто болсын бесплатно

Туган конен Котто болсын бесплатно

Эниемнен туган коне

Эниемнен туган коне

С днём рождения женщине на татарском языке

С днём рождения женщине на татарском языке

Поздравления на татарском языке

Поздравления на татарском языке

Красивые картинки с днём рождения энием

Красивые картинки с днём рождения энием

Туган кон

Туган кон

Татарские поздравления с днем рождения

Татарские поздравления с днем рождения

Туган кон поздравления на татарском

Туган кон поздравления на татарском

Открытки туган кон белэн

Открытки туган кон белэн

Открытка туган еонен бнлен

Открытка туган еонен бнлен

Эниемэ открытка

Эниемэ открытка

Эниемэ открытка

Эниемэ открытка

Туган кон

Туган кон

Открытки туган Конон Белян

Открытки туган Конон Белян

С днем матери на татарском языке

С днем матери на татарском языке

Открытка с днём рождения этием

Открытка с днём рождения этием

Туган конен белэн эти открытка

Туган конен белэн эти открытка

Поздравления с днём рождения на татарском

Поздравления с днём рождения на татарском

Открытки с днём рождения матурым

Открытки с днём рождения матурым

Уважаемый посетитель, Вы зашли на сайт как незарегистрированный пользователь. Мы рекомендуем Вам зарегистрироваться либо зайти на сайт под своим именем.

Сөекле
әнкәй! Әнкәебез!

Моннан
… ел элек шушы көнне син тугансың. Син дөньяга килеп беренче аваз салгач,
сандугачлар сайрап җибәргән, карлыгачлар, бәйрәм дип белеп, күккә
күтәрелгәннәр, парсыз кошлар парланган, болытлар таралган һәм күк йөзе
зәп-зәңгәр төскә кергән. Кояш исә җир йөзендә иң изге, иң гүзәл затларның берсе
– булачак Ана туу шатлыгыннан Җир тирәли елмаеп әйләнгән, аның елмаюыннан Җирдә
гүзәл гөлләр үскән, җимешләр пешкән, саф сулы чишмәләр челтерәп ага-ага
инешләргә кушылган, үз артларыннан тагын әллә никадәрле чишмә-елгаларны ияртеп,
диңгезләргә, дәрьяларга кадәр барып җиткәннәр. Шулай булмыйча, дөньяга туган
һәр изге кеше табигатьне яшәртә, матурландыра, тулыландыра.

Ә
син, әнкәем, иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иң сөйкемлеләрнең берсе булып
үскәнсең, җиткән кыз булгач, иң баһадир, иң сабыр, иң батыр, иң кече күңелле,
ихтирамлы булган бер егетне – безнең әтиебезне – үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә
шундый матур парлардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән
кебек, безгә дә үзегездә булган барлык матур сыйфатларны биргәнсез.

Бүгенге
көндә без илдә ихтирамлы кешеләр икәнбез, тормышта үз урыныбызны табып, шушы
зур табынга бергә җыелганбыз икән, бу, әлбәттә, безнең генә түгел. ә сезнең дә
уңышыгыз. Сездән башка без бу дөньяга килә алмаган булыр идек. Гомумән, ул
чагында без бөтенләй булмас идек.

Шушы
көнне дөньяга килгәнең өчен, үскәнең өчен, аннан соң безнең сөекле әтиебезне
үзеңә яр иткәнең өчен, безне бар иткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Инде без үсеп,
үзебез әти, үзебез әни булгач та, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман
үзенә тарта. Чөнки анда сез бар. Без бу өйгә тормышның авыр мәшәкатьләреннән
беразга гына булса арыныр өчен, ял итәр өчен, вакытлыча гына булса да
балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы аласыз,
борчылып озатасыз. Тагын китәләр, дип боекмагыз, кайларда гына йөрсәк тә,
кайларда гына булсак та, безнең күңелләр һәрвакыт сезнең яныгызда. Нинди генә
эшкә алынсак та, без аны үзебезне генә түгел, сезне дә ким-хур итмәслек итеп
башкарып чыгарга тырышабыз. Чөнки моңа безне үзегез өйрәттегез.

Кеше
арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә
дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Безнең моның өчен, әнкәй,
әткәй, сезгә бурычлы. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмебез
белән сезгә кире кайтарырга бурычлы без.

***

Әнкәем,
күз нурым!

Бүген
сиңа … яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син –
дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең,
битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр
әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит.

Көннәрең
шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай
безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең
туган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме
калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай
кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела.

Ата-ана
өчен бала, инде үзе әти, әни булса да, барыбер бала. Менә без үзебез — әниләр,
әтиләр, хәтта яннарыбызда оныкларыбыз да йөгереп йөри – шушы самими балалык
хисләрен яңадан тоемлар өчен, сезнең янга җыелабыз. Без менә шушы бәйрәм табыны
артында да үзебезнең кайчандыр беренче адымны атлаганда ничек куанган булсак,
шулай куану хисен, беренче тапкыр мәктәпкә барганда ничек сөенгән булсак,
шундый сөенү хисен һәм тагын әллә никадәр куанычлы көннәрне хәтергә төшереп,
үзебезне бала итеп хис итеп утырабыз. Балачакка вакытлы гына булса да кайту
бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын
озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде.

Мин
бу мәҗлестә әнкәебезне шулай яшь, бәхетле һәм мөлаем итеп яшәткән өчен әткәемә
зур рәхмәт әйтәсем килә. Әгәр дә ул аны сакламаса, кадерләмәсә, яратмаса без бу
көнне күрә алыр идекме икән? Әниебезне кадерләгән, аны яраткан, саклаган,
ихтирам итеп    яшәгәнең өчен рәхмәт
сиңа, әткәй! Бүгенге көндә хатыннарыбыз алдында дәрәҗәбез бар икән, бу – синең
аркада, әткәй. “Хатын-кызны ихтирам итә белмәгән кеше үзе дә ихтирамга лаек
була алмый”, — дип син безне үзең өйрәттең бит.

Ә
инде кыз балаларың ир җәмәгатьләре тарафыннан яратылып, кадер-хөрмә ткүреп яши
икән, әнкәем, бусы инде синең хезмәтең. Син безгә ир-атны хөрмәт итәргә генә
түгел, үз кадеребезне белергә дә өйрәттең. “Үз кадерен белмәгән кеше бүтәннәр
тарафыннан ихтирамга ирешә алмый”, — дидең.

Синең
безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен
дә рәхмәт сиңа, әнкәй!

Кадерле,
газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине, барлык балаларың бергә
җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе
сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә
ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы
хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.

Без
сине, әнкәй, сине, әткәй, яратабыз, яратачакбыз, яратырбыз!

Рәхмәт
сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,

Рәхмәт
сиңа, безне яшәткәнең өчен.

Балам,
диеп, күз нурларын җәлләмичә,

Кайткан
саен назлап, сөеп йоклатканың өчен.

Юллама:
Сәмига Сәүбанова “Бәйрәмнәр, туйлар өчен” – “Раннур” нәшрияте, Казан, 1999.

***

Туган
көнең белән сине, әнием, күз нурым!

Кадерле
әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә
якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

Дөньяның
рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга
өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әни. Без
сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам”, дип, чын күңелдән
борчылучы әниебез.

Син
булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек,
тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

Аллаһының
мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан
җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын
телибез.

Сәмига
Сәүбанова “Бәйрәмнәр, туйлар өчен” – “Раннур” нәшрияте, Казан, 1999.

***

Кадерле,
сөекле әниебез! Сине 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар
котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте,
саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм
ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак
яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Әнкәй,
диеп әйтер кешең булу

Нинди
бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың
булса — уртак була

Кайгыларың
булса — югала.

Уйлама
әле, картаям, дип,

Шат-көләч
бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт
күреп үтсен гомерең

Урыннарың
булсын гел түрдә.

***

Үзебез
Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.

Чынлап
та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык 
белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез
бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар. 
Безнең әни [авыл] авылында яшәүче [исеме, әтисенең исеме (отчество)].

Ул
— безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.

Ул
— әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар,
бәхетләр  кичергән кеше.

Ул
— һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы
үрнәк.

Ул
— бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.

Ул
— гомер уртасына якынлашучы  гап-гади
хатын кыз.

Кадерлебез,
сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары
яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.

Илленче
яз синең бусагада

Илленчесе,
түгел йөзенче

Узсын
әйдә, картайсыннар еллар

Тик
картайтма бары күңелеңне.

Һәрчак
шулай яшьлек дәрте синдә

Янып
торсын җәйге учактай

Саулык,
байлык, күп шатлыклар

Чиксез
булсын язгы офыктай.

Без
көйләгән хөрмәт бишегендә

Тибрәлгәндә
сайрар асылкош

Син
бәхетле, Син бәхетле

Син
бәхетле диеп, хатын кыз.

Котлы
булсын, әни, туган көнең,

Матур
булып атсын таңнарың.

Рәхәт
яшә, игелеге кайтсын

Син
үстергән һәрбер баланың.

***

Ак
бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне
шатлык бизәсен.

Сәламәтлек
– үзе бәхет бит ул,

Ходай
шуннан мәхрүм итмәсен.

***

Гомерең
матур узсын, әнкәй бәгърем,

Кайгы-хәсрәт
килә күрмәсен;

Йөзең
һаман аяз, көләч булсын,

Күзләреңнең
нуры сүнмәсен.

***

Без
телибез сиңа зур бәхетләр,

Күтәренке
булсын күңелең

Матур
яшә, картаюны белмә,

Гел
шатлыктан торсын гомерең.

***

Синнән
күчкән яктылыктан

Нур
сибелә тирә-юньгә.

Кайгы-хәсрәт
күрми генә

Яшик
шулай бергә-бергә.

***

Әни
бит ул — өйнең яме,

Ә
тормышта – олы терәк.

Сәламәт
бул, озак яшә,

Син
бит, әни, безгә кирәк.

***

Котлы
булсын, юбилеең, әни,

Гомерең
үтсен шатлыкта.

Кайгы
күрмә, чирне белмә,

Һич
бирешмә картлыкка.

***

Авырлыклар
бер дә кичермә син,

Кыенлыклар
бер дә килмәсен.

Синең
йөзеңдәге шатлык нуры

Балкып
торсын, мәңге сүнмәсен.

***

Йөзләреңдә
чәчкә алсулыгы,

Күзләреңдә
йолдыз балкышы.

Бәйрәмеңнең
ямен күтәрсеннәр

Ирең,
балаларың алкышы.

***

Озын
булсын синең гомерең,

Тыныч
булсын һәрчак күңелең.

Бәхет
чишмәрең мул аксын,

Зур
шатлыклар белән таң атсын.

***

Кояш
кебек якты нурлар – синнән,

Карашлары
белән җылыткан.

Юктыр
беркем, әнкәй, синнән башка

Иркә
сүзләр белән юаткан.

***

Безнең
күңел һәрчак сиңа

Тели
иң изге теләк.

Җир
йөзендә синнән башка

Беркем
юк кадерлерәк.

***

Әни,
чәчең ап-ак болыт,

Карашларың
таң нуры.

Син
бит, әни, безнең өчен

Бәхетләрнең
иң зуры.

***

Таң
җилләре һәрбер иртә саен

Безнең
сәламнәрне китерсен.

Күңелеңә
яшәү дәрте бирсен,

Күзеңдәге
яшьне киптерсен!

***

Ап-ак
карлар кебек ак бәхетләр

Телимен
мин сиңа, әнкәем.


яшеңне дә әле бергәләшеп

Үткәрергә
язсын, Ходаем!

***

Кулларыңнан
синең гөлләр тама,

Тырышлыгың
бар да үзеңнән.

И,
әнкәем, һәрчак бәхетле бул,

Нур
сирпелсен синең күзеңнән.

***

Әйдә,
әйдә, гомер үтсә үтсен,

Ә
йөрәккә кырау төшмәсен..

Килер
көнгә сәламәтлек белән

Куанычлар
гына өстәлсен.

***

Синең
бүген зур бәйрәмең, әни,

Бу
бәйрәмең синең шундый якты!

Синдә
булган йөз яктысы, әни,

Йөрәкләрдә
безнең учак якты.

Рәхмәт,
әнкәй, тудырганың өчен,

Аяз
көннәр булсын җаныңда.

“Бисмилла”
дип, син шатланып уян

Гомереңнең
һәрбер таңыңда.

***

Якты
кояш һәрчак юлдаш булсын,

Шатлык
тоеп типсен йөрәгең.

Авырлыклар
сине урап үтсен,

Кабул
булсын һәрбер теләгең.

***

Гомерләрең,
әнкәй, озын булсын,

Имин
булсын дөнья-йортларың.

Беркайчан
да сүрелмәсен иде

Учагыңда
янган утларың.

***

Олыгаям
дип һич кайгырма,


яшь матур чак кына.

Барча
балаң, якыннарың белән

Кадерен
белеп яшәр чак кына.

***

Уңган
кыз дигәннәр сине


якларында.

Таң
белән ферма юлларын

Таптаган
чакларыңда.

Исемеңне
моңга кушып,

Җыр
итеп җырлаганнар.

Истәлек
бүләкләр биреп,

Сине
бик зурлаганнар.

Уңган
исемен күреп

Яшисең
һаман бүген.

Мактаулы
хезмәткәр дигән

Исемең
юкка түгел.

Теләкләребез
изгедән,

Теләкләр
уңсын гына.


тән узган гомерең

Ямь
белән тулсын гына!

***

Кайчан
барсак – киң күңелле,

Каршылыйсың
ачык йөз белән.

Авырлыклар
җиңеләеп китә,

Синең
әйткән җылы сүз белән.

***

Бу
дөньяда, әни, “балам”, диеп,

Күпме
җәза, газап күргәнсең.

Соңгы
телемеңне, үзең капмый,

Безгә
өлеш итеп биргәнсең.

***

Җирдә
кояш нуры балкыгандай,

Син
балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз
синең белән матур,

Рәхмәтлебез
сиңа гомергә.

***

Бу
тормышның агын-караларын,

Кайгы-шатлыкларын
күп күрдең.

Көнне-төнгә,
очын-очка ялгап,

Безне
кадерләп син, әни, үстердең.

***

Онытмамын
сине беркайчан да,

Рәхмәтлемен
барысы өчен дә!

Изге,
әни, синең күңелкәең,

Озын
гына булсын гомеркәең.

***

Рәхмәт,
әнкәй, гомер бирүеңә,

Төн
йокыларыңны бүлүеңә.

Безгә
нык канатлар куюыңа,

Ышанычлы
терәк булуыңа.

***

Котлы
булсын, туган көнең,


яшең тулган көнең.

Өй
түрләрең көлеп торсын,

Туганнарың
килеп торсын.

Ут
уйнаткан уңган кулың

Талчыгуны
белмәсен.

Кайгы-хәсрәт
сагышлары

Йортыбызга
кермәсен.

***

Февраль
бураннары салкынмыни,

Кояш
сыман әни туганда?!

Яшәүгә
дәрт сүнмәс, күкрәгеңдә

Ялкын
кебек йөрәк булганда.

Бураннарны
чыгарсың да җиңеп,

Үләннәргә
кырын ятарсың.

Яшәргәнен
күреп табигатьнең,

Ничек
инде күңел картайсын.

***

Ходай
сиңа сәламәтлек бирсен,

Сызламасын
аяк-кулларың.

Чирне
белмә, кайгы күрмә,

Япь-яшь
булып калсын күңелең.

***

Алгы
көннәрдә дә бәхетебез

Булсын
иде тулы, түгәрәк.

Синнән
җылы алып һаман шулай

Гомер
кичсәк иде бергәләп.

***

Рәхмәт,
әни, безгә гомер бирдең

Төн
йокламый карап үстердең.

Йөрәк
җылың кушып, барыбызга

Яшәр
өчен ныклык, көч бирдең.

***

Һәрвакытта
булдың өйнең яме,

Авыр
чакта безгә син терәк.

Озак
яшә, һәрчак сәламәт бул,

Син
бит, әни, безгә бик кирәк!

***

Сәламәтлек,
озын гомер язсын,

Гел
көләч һэм яшь бул хәзергечә!

Күңелең
синең күтәренке булсын,

Сөенеп
һэм сөендереп мең-мең яшә!

Тормышта
гел ярдәм итеп тора

Зирәк
киңәшләрен, җылы сүзең;

Иркәлисең,
яратасың, юатасың,

Тынлыйсың
да, анлыйсың да узең.

Чал
чәчләрең, маңгай сырларың

Күбәйсә
дә еллар үтүгә,

Безнең
өчен мәңге яшь син, әнкәй,

Картаюны
белмә гомергә.

***

Чын
йөрәктән яздым бу юлларны,

Кабул
итеп алчы, әнием.

Исән-имин
яшә, бәхетле бул,

Терәк
булсын сиңа әтием.

***

Шатлык-куанычлар,
сәламәтлек

Юлдаш
булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны
җылытучы учак,

Нур
сибүче кояш син безгә.

***

Яшә
әле, әни, йөзгә кадәр,

Шат
күңелле булып гомер ит.

Җиргә
кояш ничек кирәк буса,

Син
дә безгә шулай кирәк бит.

***

Сиңа
рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез
туган көнеңдә.

Үстердең
син безне, кеше итеп,

Олы
рәхмәт барысы өчен дә.

***

Озын
гомер бирсен Ходай, дибез,

Кояш
сиңа бирсен яктылык.

Барлык
балаларың, оныкларың

Китерсеннәр
бары яхшылык.

***

Киләчәгең
матур, күркәм булсын,

Очрамасын
сиңа киртәләр.

Ак
бәхетләр генә алып килсен

Киләчәктә
туар иртәләр.

***

Әнкәем!

Теләкләрнең
телим изгеләрен,

Бәхетләрнең
телим зурысын.

Шатлыкларның
телим көтмәгәндә

Килә
торган иң-иң нурлысын.

***

Маңгаеңа
төшкән аксыл чәчләр,

Сөйкемлелек
бирә йөзеңә.

Барысы
өчен рәхмәт сиңа, әнкәй,

Исәнлегең
белән йөз яшә!

***

Син
булганда гына без бәхетле,

Син
булганда якты көнебез.

Кыш
аенда ишелеп кар яугандай,

Ап-ак
бәхет-шатлык телибез.

***

Син
бит, әни, безнең өчен кояш,

Синнән
нурлар алып яшибез.

Озак
яшә, әни, мәңге яшь бул,

Иң
кадерле якын кешебез.

***

Тулы
тормыш белән яшисең син,

Нәтиҗәсе
мәгълүм һәркемгә.

Бәхет
белән саулык-сәламәтлек

Ходай
бирсен сиңа һәр көндә.

***

Син
булганга күрә, әни, җаным,

Бу
дөньяда бары нур гына.

Нур
сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен –

Озак
яшә, исән бул гына.

***

Котлы
булсын, әнкәй, туган көнең,

Балкып
торсын һәрчак йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт
күрми, шатлык белән

Үтсен
синең гомер юлларың.

***

Әнкәй,
бәгърем!

Синең
йомшак куллар

Назласа
да, иркә итмәде.

Без
үскәндә кыенлыклар күрсәң,

Шатлыклар
да читләп үтмәде.

***


балаң өчен горурлыгың,

Еш
чагыла әле дә күзеңдә.

Озак
еллар сүрелмәсен иде

Тормыш
матурлыгы йөзеңдә.

***

Җирдә
булган бөтен шатлыгыңны,

Хисләреңнең
иң-иң яктысын,

Йөрәк
әрнүеңне, хыялыңны,

Уйларыңның
иң-иң татлысын –

Тик
син безгә, безгә багышладың,

Һәм
бүген дә моны аклыйсың.

Йөрәкләрдән
чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә
булган саф хисләр,

Озын
гомер, шатлык, ак бәхетләр –

Безнең
сиңа әйтер теләкләр.

***

Әнкәй,
синнән еракларда яшәсәм дә,

Һәр
көн сине күңел сагына.

Рәхмәтләрем
чиксез, теләкләрем изге,

Уй-хисләрем
сиңа табына.

***

Бакчаларда
кошлар сайрап туймый,

Сине
котлап туган көнеңдә.

Фәрештәләр
ап-ак канат булсын

Күп
авырлык күргән иңеңдә.

***

Һәр
гомернең кышы, көзе була,

Ә
синеке һаман җәй килеш.

Кешелегең,
кечелегең сине

Яшәтәдер
шулай яшь килеш.

***

Кояш
җылысына җыелгандай

Сыенабыз,
әни, яныңа.

Тормыш
ямен, матурлыгын тоеп,

Яшә,
әни, яшә тагын да.

***

Кайткан
саен синең яннарыңа,

Колач
җәеп каршы киләсең.

Мең-мең
рәхмәт, әни, тәрбияңә,

Безнең
өчен һәрчак кирәксең.

***

Сәламәт
бул, озак еллар яшә,

Балкып
торсын синең йөзләрең.

Кайгы
күрми, шатлык-куанычта

Үтсен
синең килер көннәрең.

***

Котлы
булсын, әни, туган көнең,

Матур
булып атсын таңнарың!

Рәхәт
яшә — игелеге төшсен

Син
үстергән һәрбер балаңның.

***

Таң
калабыз синең батырлыкка,

Сокланабыз
синең сабырлыкка.

Йөзләреңә
чыгармыйча хәсрәт төсен,

Үстердең
син безне ялгызлыкта.

***

Озын
гомер бирсен Ходай сиңа,

Сызламасын
аяк-кулларың.

Әткәебез,
балаларың, туганнарың белән

Матур
үтсен гомер юлларың.

***

Яратасың
син авылның

Айларын,
кояшларын.

Күңелеңә
сердәш иттең

Сандугач
тавышларын.

Тәрәз
каршыңнан китмичә

Моң
түксәләр бер таңда –

Сине
өзелеп сагынган

Балаларың
дип тыңла.

***

Рәхмәт
синең шәфкать тулы йөрәгеңә,

Рәхмәт,
ару-талу белмәс беләгеңә.

Рәхмәт
хәстәр белән баккан күзләреңә,

Юаныч
һәм шатлык биргән сүзләреңә.

***

Карашларың
җылы яңгыр кебек,

Елмаюың
айдай сөйкемле.

Шәфкатеңнең
иге-чиге юк бит,

Кояш
чәчкән нурлар шикелле.

***

Киң
күңелең, юмартлыгың өчен,

Кояш
белән сине тиңлибез.

Шатлык
белән тулы, куанычлы

Озын
гомер сиңа телибез.

***

Ходай
сиңа сәламәтлек бирсен,

Син
булганда өебез нур чәчә.

Киңәшебез,
терәгебез булып

Яшә
әле, яшә йөзгәчә.

***

Озак
яшә, бер дә авырма син,

Хәер-савап
кайтысын үзеңә!

Сагынышып
җыелырга язсын

Әти-әни
йорты түренә!

***

Күз
нурыңны түктең безнең өчен,

Йөрәк
җылың булды гел юлдаш!

Шатлыгыбыз
арта сиңа карап,

Безнең
өчен бәхет син булгач!

Иң
кадерле, газиз кешебез син,

Бу
— буш сүзләр диеп уйлама.

Әниләргә
(әтиләргә) сыенып яшәгәннәр

Бәхетен
таба якты дөньяда!

Сөйкемле
карашың кояшка тиң —

Бар
тормышны нурга күмэсең.

Бу
дөньяның барлык хикмәтләрен

Бары
тик син генә беләсең.

***

Зәңгәр
күкләр матур йолдыз белән,

Исле
гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардай
якты, гөлдән гүзәл

Синең
белән туган йорт ямьле.

***

Чәчләреңә,
Әни, чал керсә дә,

Син
бит минем йөрәк түрендә,

Озак
яшә, Әни, авырмыйча,

Син
– бу дөньяда бер генә.

***

Әти
белән тигез яшәгез сез,

Ничек
матур парлап йөргәндә!

Шулай
бергә каршы алыгыз сез,

Без
сагынып кайтып кергәндә.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Энилэр коне белэн котлау открытка
  • Эни булуын белэн котлыйм открытка
  • Энже с днем рождения открытки на татарском языке
  • Эмма стоун фильм с открыткой
  • Эмочка с днем рождения открытка