Рамазан ае мубарак булсын поздравления на татарском языке

Килде безгә изге Рамазан,
Мәчетләрдә яңгырады азан.
Тәравихлар укып шатлык белән
Кайтабыз бүген без намаздан.

Аллаһ Тәгалә бәрәкәтле итсен,
Ошбу изге, матур аебызны
Кабул итсен тоткан уразалар
Кылган һәр теләк-догабызны!

Каршыларга язсын шатлык белән
Изге айның һәр туар таңын
Рамазандай чиксез әҗер-савап
Бер айда да юк безнең тагын
Ихсан Нурисламов

Изге Рамазан ае башлану белән котлаулар

Мөбәрәк ай изге Рамазанда
Кабул булсын изге теләкләр
Сау-сәламәт, таза яшик дуслар
Иман белән тулсын йөрәкләр

Гөнаһларны ярлыкасын Аллаһ
Әүвәлгесен, һәм дә соңгысын
Тоткан руза, тәравих намазлар
Догаларыбыз кабул булсын
Ихсан Нурисламов

Изге Рамазан ае башлану белән котлаулар

Авыз ачу догасы шигъри рәвештә

Әй, Аллаһым, шушы уразамны
Синең өчен генә мин тоттым,
Сиңа гына иман китердем мин,
Сиңа гына тәвәккәл кылдым

Синең ризыгың белән авыз ачам
Әй, Аллаһ мине ярлыкагыл
Минем әүвәлге гөнаһларымны,
Һәм соңгыларын да гафу кыл.
Ихсан Нурисламов

Изге Рамазан ае башлану белән котлаулар

Сезне ихластан изге Рамазан ае башлану белән котлыйм.
Рамазан – сабырлык һәм мәрхәмәтлелек ае. Ул һәр мөселман кешесенә тормыштагы рухи кыйммәтләр турында тагын бер кат уйланып, аның асылына төшенү, якыныңа карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү, тормышта тагын да шәфкатьлерәк, ихласрак, түземрәк шәхес булу өчен мөмкинлекләр ача. Хуш киләсең Рамазан! Мөбәрәк булсын изге ай!

Изге Рамазан ае башлану белән котлаулар

Сезне барлык айларның солтаны булган изге Рамазан ае башлану белән чын күңелемнән тәбрик итәм!
Рамазан аенда һәркайсыбызга, күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде. Аллаһы Раббыбыз ил-көннәребезгә, җан-тәннәребезгә тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек бирсә иде

Изге Рамазан ае башлану белән котлаулар

Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Шуңа да без әлеге айны зарыгып көтеп алабыз, ураза тотып, догалар, тәүбә кылулар белән мөмкин кадәр күбрәк әҗер җыеп калырга тырышабыз.

Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер капка бар. Бу капкадан Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак», – диде. Һәрбарчаларыбызга да Аллаһ Раббыбыз шушы капкалардан керүчеләрдән булуны насыйп әйләсен.

Мөбәрак булсын изге ай!

***

Рамазан аеның килүе безнең һәрберебез өчен зур нигъмәт. Аны чиста күңел, изге ниятләр белән каршылыйк, гөнаһ-хаталарыбызга тәүбә итик. Аллаһының рәхмәте, мәрхәмәте арта торган көннәрне бушка, файдасызга уздырмыйк. Рамазан ае безнең өчен тәкъвалыгыбызны арттыра, калебләребезне пакъләндерә, сәламәтлегебезне ныгыта торган ай булсын.

Раббыбыз Аллаһ һәрбарчабызга мәрхәмәтен, мәгъфирәтен насыйп әйләсен, изге ниятләребезгә ирешергә көч- куәт бирсен! Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итеп, бер-беребезне хөрмәтләп, үзара ярдәмләшеп, бер-беребезгә үрнәк булып яшик. Әмин.

Барыгызны да бөек, изге Рамазан ае башлану белән чын күңелемнән тәбрик итәм!

рамазан ае башлану белән открытка

Рамазан аенда изге Коръән иңә башлый. Башка айларда кылган изгелекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазан аенда ул 700 һәм аннан да күбрәкккә арта.

Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең бер хәдисендә әйтә: «Рамазан ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла, ә шәйтаннар богаулап куела» — диде.

Шуның өчен дә без, мөселманнар, изге Рамазан аен зур сөенеч белән каршы алабыз. Уразада Аллаһы Тәгалә иманнарыбызны Үзенә карата булган ихласыбызны сыный.

Аллаһы Тәгалә кудси хәдисендә болай ди: «Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә әҗерне аңа Үзем бирәм». Уразалы кеше көне буена нәфсесе белән көрәшә. Әмма ул уразасын бозмый. Чөнки ул белә: Аллаһы Тәгалә аны һәрдаим күзәтеп тора. Ураза ул — Аллаһ Тәгалә һәм Аның колы арасында булган сер. Ураза тотучы бу гамәлен фәкать Аллаһы ризалыгы өчен үти. Кеше шул рәвешчә нәфес-теләкләрен тыярга өйрәнә, үз нәфсе колы булудан котыла.

Ураза вакытында кеше үзен ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәттән генә түгел, ә начар сүзләр, гайбәт сөйләүдән дә тыеп тора.

Ураза безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Ураза тоткан кеше Аллаһ каршында үзенең никадәр зәгыйфь һәм мохтаҗ булуын таный. Шуның белән аның тәкәбберлеге кими. Сусау, ачлык авырлыгын тату фәкыйрь-мескеннәрнең хәлен аңларга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, аларга карата күңелдә шәфкать, кызгану хисе арта.

Ураза тоту кеше организмына да күпъяклы файда китерә. Аның барышында ашкайнату системасы ял итә, организм төрле калдыклардан чистара, эчке бизләрнең эшчәнлеге яхшыра, нерв системасы тынычлана.

Бәлигълык яшенә җиткән, үз акылында булган, сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәр мөселман кешесе Рамазан аенда ураза тотарга тиеш.

Шулай ук пәйгамбәребез Рамазан аенда Тәравих намазын укырга кушты. Хәдистә әйтелә ки: «Мәҗбүри намазлардан соң иң хәерлесе — төнлә укыла торганы» — диелә. Тәравих намазларын җәмәгать белән мәчеттә уку хәерлерәк.

Шулай ук Гает намазына кадәр фитра садакасын бирелә. Ул мескен фәкыйрьләргә бер көнлек ризык күләме бәясеннән хисаплана.

Мөсафирларга, авыруларга, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, авыруларга, икенче Рамазан аена хәтле тоту шарты белән, фарыз уразасын тотмаска рөхсәт ителә.

Терелүгә өметсез авырулар, ураза тота алмаслык дәрәҗәдәге олы яшьтәгеләр һәр ураза көне өчен мөмкинлекләре булса фидия түли. Ягъни ул 30 көн буена бер фәкыйрьне ашатырлык акча бирә.

Хатын-кызларга айлыклары вакытында, бала тудырганнан соң кан килү чорында ураза тоту тыела. Алар калган көннәрне икенче Рамазанга кадәр тоталар.

Рамазан ае шәрифләре тәмамланды. Ул — Аллаһы Тәгаләгә ихлас, тугъры гыйбадәт вә гамәлләр кылуга өметләнгән, изге ниятләр белән көткән ай иде. Нәрсәгәдер без ирештек, ләкин нәрсәләрдер әлегә авыр булып эшләнелми калды. Бүген күңелләребездә төрле аралаш хисләр, үз-үзеңнән риза булып бетмәү дә, шулай ук Аллаһы Тәгаләнең хәерле җәзаларына ия булырдай пакълану өмете дә, һәрхәлдә йөрәкләребездә барыбер Аллаһы Тәгаләнең бу ямьле ае бетүдән җиңел хәсрәт вә сагыну тора.

Хөрмәтле җәмәгать! Бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхетлеләр арасында булыйк. Рамазан аенда кылган изгелекләребез кабул булсын. Рамазан дәресләрен киләсе уразага  кадәр исебездән чыгармыйк.

Ураза гаете белән тәбрикләү сүзләре

Килэсе Гает бэйрэмнэре белэн! Йә Раббым Аллаһ! Һәрберебезгә дә бәхетле киләчәк, матур тормыш насыйп итсәң иде…
Туасы таңнарыбыз якты, тыныч булса иде… Кояш яктысын күреп, кошлар сайравын ишетеп, үз аягыбызда йөрсәк иде… Үз кулларыбыз белән якыннарыбызның аркасыннан сөеп, назлы җил искәнен тойсак иде… Чәчкә исләрен сизеп… тормыш матурлыгына сөенеп яшәсәк иде! И Бер Аллаһым! Көдрәтеңнән… Шәфкатеңнән… Сәгадәтеңнән… Мәрхәмәтеңнән…. Рәхмәтеңнән аерма! Чиста күңелебездән укыган догаларыбызны, теләкләребезне, тоткан уразаларыбызны кабул кыл! Әмин!

Ураза бәйрәме белән котлау

Ай буе ураза тоту кебек фарыз гамәлне зур ихласлык белән үтәгән барлык хөрмәтле мөэмин-мөселман кардәшләрем! Әссәсләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух! Ураза бәйрәме белән котлаулар кабул итеп алыгыз.

Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылса иде. Тоткан ураза гыйбадәтләребез хакына, укылган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын иде! Адашуда булганнар һәм начар юлга эләккәннәр, һушына килеп, ошбу дөньяга акыл күзе белән баксыннар өчен, рәхим-шәфкатьләреңне, ярдәмнәреңне бирсәң иде!

Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп ике дөнья бәхетенә ирештереп, барчабызга да хәерле һәм бәрәкатле тормышлар насыйп итсә иде.

Шушы бөек булган бәйрәм көннәребездә Ураза гаетендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә һәрбарчабызга да ирешергә насыйп булсын!

Мөбәрәк булсын бүгенге изге, олуг булган бәйрәмебез Ураза бәйрәме! Әмиин!

Ураза гаете бэйрэме белэн котлау сузлэре

Изге Бәйрәм — Ураза Гаете мөбарәк булсын, дусларым,туганнарым!
Аллаһы Тәгалә Рамадан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылып, күңелләребезне иман нуры белән баетсын, барчабызга да хәерле, имин тормышлар насыйп итсен, җаныбызга нур, күңелгә яктылык, саулык, йортка иминлек, ризыкка бәрәкәт бирсен! Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык насыйп итсен! Кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак янда булсын!
Көннәребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын! Әмин!

Поздравление с Ураза байрам на татарском

Мөкаддәс көн — Гает фитыр Ураза бәйрәме көне мөбәрәк булсын. Бүген Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкранә кылабыз һәм бәйрәм итәбез. Без ай дәвамында Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен уразалар тотып, догалар кылып, тәравих намазлары укып, бу көнне ихлас бер дулкынлану белән көтеп алдык.

Аллаһ Раббыбыз тоткан уразаларыбызны кылган гыйбадәт вә һәртөрле изге гамәлләребезне кабуллардан кылсын. Көннәр тыныч, илебездә бәрәкәт булсын! Якыннарыбызның бәхетен, шатлыгын күреп яшәргә язсын! Бәйрәм рухы, нуры һәркайсыбызга барып ирешсен! Амин…

Башка хәбәрләр

2024 елда Корбан бәйрәме кайчан була?

20.05.2024

2024 елда Корбан бәйрәме кайчан була?

2024 елда Корбан бәйрәме, елдагыча, Татарстанда, шулай ук Россиядә һәм бөтен дөньяда Мәккәдәге хаҗ гамәлләре…

Укырга

«Изге Болгар җыены 2024»: кайчан була, бәйрәм программасы

10.05.2024

«Изге Болгар җыены 2024»: кайчан була, бәйрәм программасы

2024 елда «Изге Болгар җыены» 19 майда якшәмбе көнне узачак. Бөтен Россиядән 50 меңнән артык мөселман Татарстанның…

Укырга

Сабантуй 2024: Татарстанда Сабантуй бәйрәме кайчан булачак?

28.04.2024

Сабантуй 2024: Татарстанда Сабантуй бәйрәме кайчан булачак?

Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен 2024 елда үткәрү даталарын раслады. Республика…

Укырга

Ураза гаете 2024 Казанда һәм Татарстанда: вакыты, уздыру тәртибе

08.04.2024

Ураза гаете 2024 Казанда һәм Татарстанда: вакыты, уздыру тәртибе

2024 елның 10 апрелендә барлык мөселманнар ислам диненең бөек бәйрәмнәренең берсен — Ид Әл Фитр яки Ураза бәйрәмен…

Укырга

Ураза гаете белән котлаулар, изге, матур теләкләр, рәсемнәр, открыткалар. Ураза бәйрәме (Гыйд әл Фитр) мөбәрәк булсын!

Ураза гаете белән котлаулар

Барыгызны да Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм! Аллаһ Тәгалә шәрәфле Рамазан аеның шифасын калебләребезгә сеңдерсен, безнең уразаларыбызны, фитр-сәдакаларыбызны, ифтар мәҗлесләребезне һәм тәравих намазларыбызны кабул итсен. Безгә гөнаһлардан ерак торырга, Раббыбызның Ярлыкавына, Рәхмәтенә һәм сөекле Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирешергә насыйп булсын!

Бүген барлык мөселманнар Гыйд әл-Фитр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Ураза гаете – мөбәрәк һәм бөек бер көн. Бу бәйрәм шатлыклы вакыйга булса да, без Рамазан аеның шулай тиз үзып китүенә бераз сагышланабыз. Кардәшләребез белән ифтар мәҗлесләрендә очрашулар, иңне-иңгә куеп тәравих намазлары уку, моңлы итеп тәравих тәсбихләре әйтү — барысы да якты истәлек булып артта кала бара. Аллаһ Раббыбыз безнең уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын һәм киләсе Рамазан айларына да исән-имин ирешергә, сәламәт булып уразалар тотарга насыйп әйләсен. Котлы булсын изге бәйрәмебез.

***

Бүген зур бәйрәм – мөэмин-мөселманнарның утыз көн буена ураза тотып, көтеп алган сөенечле көне Ураза бәйрәме. Шушы бөек бәйрәм, Гайдел-фитр көне барчаларыбыз өчен дә мөбарәк булсын. Гыйбадәт кылып уздырган изге Рамазан ае – иманыбызның ныгуына, дуслыгыбызның көчәюенә, бер-беребезгә булган мәхәббәтебезнең артуына, Аллаһка якынаюыбызга, Аның сөекле коллары булуыбызга һәм ике дөньяның да бөек дәрәҗәләренә ирешүебезгә сәбәпче булсын

***

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Изге бәйрәм Ураза гаете белән котлаулар, теләкләр җиткерәсем килә.

Аллаһның илчесе Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Ураза тоткан кеше 2 шатлык кичерер: берсе – кич белән авыз ачканда, икенчесе – ахираттә, Аллаһ белән очрашкач, ураза өчен нинди зур савапларга ирешүен белгәч».

Без ай буена уразалар тоттык, хәдистә әйтелгән беренче шатлыкны кичердек, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр белән авыз ачтык, хушландык. Инде Уразаларыбыз кабуллардан булып, вәгъдә ителгән икенче шатлыкка да ирешүбезне — Раббыбыз белән очрашкач, ураза өчен бирелгән олы әҗер-саваплар өчен куанышып, әр-Раян капкасыннан җәннәтләргә керүләребез дә насыйп булса иде. Амин! Ураза гаете мөбәрәк булсын!

***

Котлы булсын Ураза бәйрәме! Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изгелекләребезне, биргән сәдакаларыбызны кабуллардан кылсын, хата-кимчелекләребезне гафу итсен, күңелләребездә булган изге теләкләребезгә, изге уй-ниятләребезгә ирешергә, дингә яңа килүчелергә иманнарын куәтләргә, гыйлем өстәүчеләргә хәерле, файдалы гыйлемнәр алырга насыйп әйләсен. Балаларыбызга, изге ният белән гамәл кылып, киләчәктә хәерле бәндәләр булуларын насыйп кылсын, үзебезгә сабырлыкны, күркәм холыкны, ихтирамны, күркәм мөгамәләне юлдаш кылсын. Изге бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк hәм хәерле булсын!

***

Гает таңы мөбәрәк булсын! Аллаһ Раббыбыз һәрбарчабызга сәламәтлек, җан тынычлыгы, мул тормышлар, якыннарыбызның кадер-хөрмәтен тоеп, хәерле озын гомер кичерергә насыйп итсен. Йөзләребездә иман нуры, телләребездә матур сүзләр, калебләребездән җылылык бөркелеп торсын! Якыннарыбызның игелеген тоеп, уңышлары өчен куанып яшәргә язсын! Чын күңелдән әйтелгән теләкләребез, фәрештәләрнең «Амин!» дигән мизгеленә туры килеп кабуллардан булсын.

***

Ураза гәете мөбәрәк булсын! Уразаларыбыз, биргән садакаларыбыз, намазларыбыз кабул булсын. Үзебез һәм якыннарыбыз төрле бәла-казалардан, авыру-чирләрдән имин булсын. Йортларыбызда өлфәт-мәхәббәт, авылларыбызда, шәһәрләребездә, дәүләтебездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен. Аллаһ Тәгалә барыбызга да сабырлыклар биреп, авыруларга саулык-сәламәтлекләр насыйп кылсын. Мөбәрәк булсын изге бәйрәмебез — Гыйдуль Фитр Ураза гаете!

Ураза гаете белэн рэсемнәр, открыткалар

Ураза гаете белэн рэсемнәр, открыткалар

Ураза гаете белән котлаулар, матур теләкләр, рәсемнәр

Рамазан ае мөбарәк булсын!

23 март – Рамазан-Шәриф аеның беренче көне. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”. Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота, таң вакытыннан алып кояш баеганчы һәртөрле ризыктан, эчемлектән һәм җенси якынлыктан тыелып тора.

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар”, — диде. Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе — көндез ураза тотканнан соң ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. “Әлхәмдүлилләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, тоткан уразаларымны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасаң иде”, — дип, ризыкны “бисмилла” әйтеп кабуыбыз, бу — бик зур сөенеч. “Моннан да артыграк сөенеч, — ди Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, — бу кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүегез”.

Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.

Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы: “Рама-зан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр”, — диелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдис-шәрифендә.

Рамазан ае кагыйдәләре

Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да ният кылына. Тел белән ният әйтү — саваплы эш, аны башта үз телебездә әйтәбез: “Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәненнән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка”. Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лил-ләәһи тәгааләә”.

15-20 минут Коръән аятьләре, шушы йорттан әхирәткә киткәннәр рухына догалар укылып бетерелгәч, иртәнге намаз башлана.

Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яисә берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча: “Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, Үзең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, — дип әйтәбез. Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр. Ифтар кылганнан соң гарәпчә мондый дога укыла: “Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкый-кәфтәртү фиг-фирлии йәә гаффәру мә каддәмтү үә мә әххартү”.

Ураза вакытында тыелган мәкруһ эшләр

Файдасыз сүзләр сөйләү; әдәпсез сүзләр сөйләү; мунчага кереп озак утыру; суга чумып коену; урман сагызы яисә кибет сагызы чәйнәү; авыздан үбү; авыз ачмыйча ике көн рәттән уразада булу; нинди дә булса гөнаһ эш кылу; авыру көчәячәген белә торып ураза тоту.

Уразада дөрес саналган эшләр
Сатып алыначак ризыкны татып карау; күзгә сөрмә тарту; балага ризык чәйнәп бирү; мыек һәм иреннәрне майлау; теш чистарту; кан алдыру; сөлек салдыру; комган белән госел коену; мунчага кереп тирләп чыгу; сабын белән юыну.

Уразаны боза торган эшләр
Борчак кадәр генә булса да ризык йоту; бер тамчы булса да су эчү; дару эчү; укол кадату; якынлык кылу; күзгә дару салу.
Бу эшләрне онытып, яки авыру сәбәпле зарури эшләсәң, яки кемдер мәҗбүри эшләтсә, ураза кәффарәте (“җәзалы” 60 көнлек ураза) тиеш түгел, соңыннан бер көнгә бер көн каза кылына. Онытылып ашаган кеше исенә төшү белән кояш баеганчы ураза тотуны дәвам итә.
Төкерек яки какырык, теш арасында калганны йоту, бугазга туфрак, йон, төтен керү уразаны бозмый.
Руза булганын белеп, авыз-борыннан ялгыш аш я су, кар я яңгыр тамчылары кебек берәр нәрсә керсә, косылса, таң атып та, атмаган дип, сәхәр ашалса, кояш батмыйча, баткандыр дип, авыз ачылса, ураза бозыла, калган көннең казасы тотыла.
Уразасын үз иреге белән бозган кеше бер көнгә бер көн ураза тота һәм ураза кәффарәтен үти, ягъни рәттән 60 көн ураза тотарга тиеш була, үз иреге белән бозган һәр көн рузасына да.
Сәфәрдәге кеше, йөкле яисә бала имезүче хатын ураза тотмаса да була, әмма соңыннан бер көнгә бер көн каза кыла.
Таң атканнан соң сәфәргә чыккан кешегә, мосафир булдым дип, уразасын бозу дөрес түгел, бозса, каза кылырга тиеш. Уразада булмаган мосафир көндез өенә кайтып керсә, кояш батканчы, уразадагы кебек, ашамый-эчми торырга тиеш.
Бик хәлсез карт кеше ураза тота алмаса, фидия түли, бер фәкыйрьне бер көн ашата, яки туярлык ризык алыр өчен акча бирә. Савыкса, каза уразасын тота.

Игътикаф

Рамазанның соңгы ункөнлегендә ирләргә — кимендә бер тәүлек мәчеттә гомер кичереп, хатын-кызларга өйдә намаз укый торган җирдә утырып игътикаф кылу — сөннәт. Игътикаф кылучы ирләр мәчеттә ашый, эчә һәм йоклый.

Фитыр сәдакасы

Рамазан аенда фитыр сәдакасын бирү вәҗиб санала, ул гаеткә кадәр тапшырыла.

Тәравих намазы

Тәравих намазы — Рамазан ае кичләрендә ястүдән соң һәм витырга кадәр укыла торган 20 рәкәгать намаз. Ул 2шәр рәкәгать итеп — 10 тапкыр яисә 4әр рәкәгать итеп, 5 тапкыр укыла. “Тәравих” сүзе “ял итү” дип тәрҗемә ителә. Бу намазның шулай аталуы шуның белән аңлатыла ки, һәр 2 яисә 4 рәкәгать саен утырып ял итү сөннәт санала. Намазның һәр 4 рәкәгатен укыганнан соң зикерләр әйтелә, Рамазанның һәр ункөнлеге өчен алар аерыла. Тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт. Аны мәчеттә уку бик саваплы.

Беренче ункөнлек — рәхмәт вакыты. Икенче ункөнлек — мәгъфирәт вакыты. Өченче ункөнлек — Аллаһның газабыннан котылып, рәхмәтенә ирешү вакыты.
Ураза мондый кешеләргә фарыз була

Һәр мөселманга, әгәр дә ул балигъ, аек акыллы, сәламәт булса, хатыннарның күрем һәм нифәстән аруланган булулары шарт.

Уразаның фарызлары

Ният кылу. Ашау-эчүдән тыелу. Якынлык кылудан тыелу.

Ураза тотучы сәхәр ашаганнан соң ният кылырга тиеш, өйләгә бер сәгать вакыт калганчы ният кылып өлгерсәгез дә, ул дөрес саналыр. Уразага күңелдән ният кылу да дөрес: тел белән сүз әйтми генә иртәгә уразада буласыңны уйлап куйсаң, ният дип исәпләнә.

Уразаның сөннәтләре

Таң атканчы сәхәр ашау. Ураза тоту сәбәпле, нәфесен гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу. Буш вакытта Коръән һәм дини китаплар уку. Кояш баегач та авыз ачу.
17 апрель (26нчы рамазан) – Кадер кичәсе. 21 апрель (1нче шәүвәл) – Ураза бәйрәме.

Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим! Кадерле дин кардәшләребез!

Мөбарәк Рамазан аебыз 10 март кичендә кояш баеганнан соң керә, шул ук кичне тәравих намазы укыла, ә 11 март иртәсендә (сәхәр 5 сәгать тә 10 минутта тәмамлана) уразаның беренче көне башлана. Сезне Изге Рамазан ае башлануы уңаеннан тәбрик итәбез.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримнең “Әл-Бәкара” сүрәсендә болай әйтә: “Рамазан аенда кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидаятьне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Рамазан аенда берәү чирле яки мәшәкатьле озын сәфәрдә булса, башка вакытта каза кылыр. Аллаһы сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми һәм Рамазан уразасын тутырып тотуыгызны һәм Аллаһы сезне туры юлга күндергәне өчен, Аны зурлавыгызны тели, шаять, Аллаһыга шөкер итәрсез!” (185 нче аять).  

Рамазан аеның башы — рәхмәт, уртасы – мәгъфирәт, ахыры – җәһәннәм газабыннан котылу ул. Рамазан аеның башка айларга караганда өстенлеге Изге Коръәни-Кәрим белән бәйле. Аллаһы Тәгалә, башка айлар белән чагыштырганда, бу айның дәрәҗәсен күпкә арттырды һәм шуңа күрә шушы айда ураза тотабыз. Нәкъ менә шушы айда, мең айдан тагын да яхшырак булган Кадер кичендә, Изге Китабыбызның беренче аятьләре иңдерелә. Кадер кичәсе Рамазан аеның 26сыннан 27сенә каршы кичкә (5-6 апрель) туры килә.

Бу айда Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укырга кирәк. Аны тулысынча укып чыксак, тагын да яхшырак булыр. Рамазан – изге эш-гамәлләр ае (догалар кылу, Коръән уку, сәдака бирү, зәкят түләү, ифтар мәҗлесләре үткәрү), алар өчен әҗер-савап күп тапкыр арттырып языла. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай әйткән: “Кем авыз ачу (ифтар) вакытында ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучыга язылган кебек үк әҗер-савап язылачак, әмма ураза тотучыга тиешле әҗер-савап һич тә кимемәс”. Турылыклы хәлиф Үмәр (р.а.) вакытында 20 рәкәгать намазны күмәкләшеп укый башлыйлар. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, олы яшьтәгеләргә 8 рәкәгать укырга рөхсәт ителә.
Изге Рамазан аенда, 14 мартта “Волга-Спорт-Арена” спорт сараенда традициягә кергән өлкә ифтары узачак. Чакыру билетларын мәчетләрдә алырга мөмкин. Быел Ураза бәйрәме, ин ша Аллаһ, 10 апрельдә үтәчәк.
Аллаһы Раббыбыз Рамазан аенда Үзенең кушканнарын чын ихластан үтәргә, күңелләребезне Иман, Ислам һәм Изге Коръән нуры белән нурландырырга ярдәм итсен.
Илдар хаҗи САФИУЛЛИН,
Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Раиля туган конен белэн открытки
  • Рамазан ае мобэрэк булсын поздравления на татарском картинки красивые
  • Разукрашки на 8 марта открытки распечатать
  • Рамадан открытки скачать бесплатно без регистрации
  • Разукрашка открытка с днем рождения мама