Слова поздравления на 8 марта на татарском языке

Әнкәемнең теләген.

Әнкәемнең йөрәген.

Бөтен дөнья гөлләрен.

Әнкәем, гомерләрең.

Әнкәемнең йөзләре.

Әнкәемнең сүзләре.

Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер донья, аның куңеленә мэхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң кочле Ана хисләре дә, гаилэ учагы жылысы да сыйган.

Буген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итэ, өстэвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшэкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакэтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мэхэббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белэн тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!

Котлы булсын бәйрәмегез!!!

***

Барчагызны да ин куркэм тантаналарнын берсе – Халыкара хатын-кызлар коне белэн чын куңелдэн тэбрик итәм!

Язгы кояш нурлары һәм сезнен ягымлы елмаюыгыз белэн яктыртылган бу конне хәрчак түземсезлэнеп котеп алабыз. Чонки ул Сезне, гузэл затларыбызны, олуглау, аерата игьтибар курсәтү коне.

Гасырлар буенча хатын-кызның гузэл һэм серле образы менэрләгән ижади чагылыш тапкан. Лэкин барыбер нидер эйтелми, нидер сурэтләнми кала кебек тоела. Бу мәнге шулай булыр, чөнки сезнен гүзәллекнен һәм камиллекнен чиге юк.

Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрэм сәламэтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсә иде!

Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш дигән әйтем йөри халыкта. Агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә. Мин бу сүзләргә һич кенә дә каршы килмим, бары тик үземнең  төзәтмәмне генә кертәсем килә. Булган ир-ат булдыра ул, сүз дә юк! Тик утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, ә бу эшне иң оста башкаручы —  хатын-кыз. Өй салуга килсәк, өй салу — зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә. Әмма әлеге йортны һәрчак пөхтә тоту, уңайлы итү, җан җылысын өрү — хатын кыз гына башкара ала торган гамәл.Малай табу, үстерү, тәбияләү турында исә әйтеп тә торасы юк.

Бу сүзләрем белән нәрсә әйтәсем килә: ир-ат ир-ат инде ул, ә хатын-кыз шул ир-атны ир иткән, йортлы иткән, гаиләле иткән фәрештә… Шуңа күрә аларны Халыкара бәйрәмнәре белән ихластан тәбриклик. Аларга сәламәтлек, гүзәллек һәм мәңгегә шулай ир-атның таянычы булып калуларын телик.

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!

***

Кадерле хатын-кызлар — әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чынкүңелдән 8 Март бәйрәме беләнкотлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләртелибез, якыннарыгызның игелегенкүреп яшәргә насыйп итсен сезгә Ходай.Салкын, озын кышлардан соң килгәнбу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәлбәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгәтормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхетнурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез.Бәйрәм белән!

Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,

Иркәне, назны сөя;

Кадер белмәгән кулларда

Хатын-кыз шиңә, көя.

Хатын-кыз ул кояш кебек,

Сиңа җылысын сибә;

Олы хөрмәт күрсәтмәсәң,

Ул сула, аннан кибә.

Хатын-кыз ул ал таң кебек,

Көн башлана аңардан;

Хатын-кызны саклау кирәк –

Аннан тормыш яңара.

***

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.

Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — СИГЕЗЕНЧЕ МАРТ — ХАЛЫКАРА ХАТЫН КЫЗЛАР КӨНЕ.

Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.

Әлеге гүзәл бәйрәм көнендә безнең «Кузеңне Ач — Дөнья Бу!» сезнең якыннарыгызны, дусларыгызны, хезмәттәшләрегезне матур шигырләр, котлау сүзләре, теләкләр белән сөендерер дип ышанып калабыз.

***

Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,

Якты язлар кебек карашың.

Күңелеңдә бары изгелекләр,

Якты юллар гына ярасың.

Һәрвакытта алда барасың.

Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,

Шундый җылы синең кочагың.

Яшәгез сез, әтием белән икәү

Сүндермичә яшәү учагын.

Мин җәйләрдә сиңа очамын.

Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,

Сары сагыш сары көзләрдә.

Үткәргәнсең күпме югалтулар,

Алар чагыла синең йөзләрдә.

Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.

Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,

Ак бәс кунган инде чәчләргә.

Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән

Язсын әнкәй диеп дәшәргә,

Ак кышларда бергә яшәргә!

***

Әнкәйләргә алла ярдәм бирсен!

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә безнең

Йолдызлардан

Я кояштан һәйкәл салырлык…

Давылларга каршы китәбез без, 

Утлар-сулар күпме кичелә! 


Туган өйгә юлны онытабыз — 

Ә әнкәйләр барсын кичерә.

Якын дуслар ташлап китә безне, 

Хыялларын күпләр югалта. 


Әнкәйләргә кайтып егылабыз — 

Ә әнкәйләр безне юата.

Алар гына безне онытмыйлар, 

Алар гына чынлап ярата. 


Синең белән бергә сөенә дә, 

Кайгыларың булса — тарата.

Җан җылысын тоя күңелебез, 

Әнкәй көчен тоя кулыбыз… 


Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр, 

Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!

Р.Миннуллин

Шомырт чәчәк атса,

Илгә кошлар кайтса,

Җаным тула минем назларга.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа,

Якты тормыш миңа

Бүләк иткән өчен язларда.

Йөрәк җылың белән,

Бишек җырың, белән

Күңел кылларымны чирткәнсең.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа,

Сабый чакларымнан

Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.

Язгы кояш төсле,

Сулмас яшәү көчен

Биргәнсең син миңа гомергә.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа,

Кояш булып миңа

Мәңге-мәңге яшә бу җирдә.

Сез барында ямь бар җирдә,

Сез булганда тәм дә бар.

Сез булганга дәрт бар җанда,

Көч-куәт тә тәндә бар.

Сез булганга иҗат та бар,

Сез булганга бар сәләт.

Бу сүзләрне әйтергә

Нәкъ сез булдыгыз сәбәп.

Әни дә сез апа да сез,

Һәм сөйкемле сеңел сез.

Сез булганга дөнья нурлы

Чытык йөзле түгелсез.

Сездә кешелек язмышы

Сездә олуг өметләр

Шундый теләкләрдә кала

Җирдә һәммә егетләр!

Мөхтәрәм  ………………!

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә…

Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!

Котлы булсын бәйрәмегез!

Кар астында әле кыр юллары,

Ләкин вакыт язга әйләнде.

Бәйрәм белән сине — ……. (апа, сеңлем)

Котлы булсын дөнья бәйрәме!

Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,

Бар яктылык нурга әйләнеп.

Тырыш, назлы, гузәл туганкаем,

Котлы булсын язгы бәйрәмең.

Бәйрәм жиле кага тәрәзәгә,

Яшьлек кайта, җаннар нурлана.

Умырзая шыта бу мизгелдә,

Кар астында чишмә уяна.

Ак бәхетләр теләп, кызыл талда

Елкылдыйлар көмеш бөреләр.

Котлы булсын матур язгы бәйрәм

Шатлык белән тулсын күңелләр!

Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әнкәемнең йөрәген.

Әнкәй, сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын,

Әнкәем, гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә

Әнкәемнең сүзләре.

8 март бәйрәме белән!

3 кызыгыз сезгә “әни”,- диеп,

Яратып һәм назлап эндәшә.

Ирегезнең тугры хатыны сез,

Сез пар килгән, сез гел янәшә.

Кайнанагыз, кайнатагыз өчен,

Уңган килен — сез бу гаиләдә.

Әти-әниегез “балам” ,- диеп,

“Кызым”,- диеп сөя әле дә.

Абыегыз өчен сез — сеңлекәш,

Энегезнең туган апасы.

Сез — мөгаллим, бүген сезнең өчен,

Матур сүзләр килә табасы.

Бәйрәм бүген, сезнең бәйрәмегез,

Әй, хөрмәтле, затлы хатын-кыз!

Якты тормыш юлы тели сезгә,

Күк йөзендә янган һәр йолдыз!!!

Тузаннарны сөртеп чыктым

Коедан су китердем

Әни эштән кайтуына

Бөтен эшне бетердем.

Булмәләрне жыештырдым,

бар җир ялт итсен әле,

Үзенең бәйрәмендә бер,

Әни ял итсен әле…

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә — 

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

Читкә китми, әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән 

Тауларны күчерербез!

Матурлар безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белә.

Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләдән.

Кабул итегез котлаулар

Безнең кебек ирләрдән!

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!


Елның иң назлы һәм матур көне якынлаша.

Гомуми котлау сүзләре

Елның иң назлы, якты һәм матур көне — 8 Март! Яз башы, табигатьтә тормыш башы, елның беренче җылы көннәре… Бу җылы йортыгызны һәм җаныгызны җылытсын. Табигатьнең матурлыгы рухландырсын, ә яз башы сезнең тормышыгызда бик кирәкле һәм матур үзгәрешләрнең башлануын символлаштырсын! Бәйрәм белән!

***

Гүзәл хатын-кызлар көне — Сигезенче Март белән чын күңелдән котлыйм! Бүген язгы кояш үзенең назлы нурлары белән җылы бүләк итә. Матур һәм хуш исле чәчәк букетлары үзләренең тылсымлы исе белән сихерли. Барлык якыннарның һәм туганнарның җылы елмаюлары, сөю белән тулы күзләре күңелләрне шатландыра. Бәхет һәм мәхәббәт озын гомер, якты тормыш юлдаш булсын Хөрмәтле Хатын Кызлар.

***

Хөрмәтле ханымнар! Сезне чын күңелдән бу искиткеч бәйрәм белән котлыйм, бу көнне генә түгел, елның барлык көннәрендә дә бәхет, мәхәббәт һәм яхшы кәеф телим! Нурлы 8 март көне искиткеч чәчәкләр һәм гаҗәеп бүләкләр, күңел җылылыгы һәм шатлык хисе белән сезне җылытсын.

***

Халыкара хатын-кызлар көне язның беренче аенда бәйрәм ителүе очраклы түгел. Яз һәм хатын-кыз — асылда охшаш, алар дулкынландыра, йөрәкләрне җилкендерә, кышкы йокыдан уята, батырлыкка чакыра.

Безнең сөйкемле хатын-кызларыбыз, сез безгә, ир-атларга тормышта илһам бирәсез, бертөрле, күңелсез, караңгы көннәрне яктыртасыз. Без тормыштагы мөһим эшләрне бары сезгә ошар өчен генә башкарабыз.

Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Күзләрегез гел бәхет белән балкып торсын. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! 8 Март белән!

Кадерле хатын-кызлар, Халыкара хатын-кызлар көне белән! Яз урамда гына түгел, күңелләрегездә дә чәчәк атсын, ә матурлыгыгыз тирә-юньдәгеләрне сөендерсен. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын. 8 Март белән тәбрик итәбез!

***

Безнең матур хатын-кызлар! Безнең тормышта сезнең булуыгыз шундый зур бәхет. Гафу итегез, без көн саен матур сүзләр әйтә алмыйбыз, ләкин без сезнең җылылыгыгыз һәм кайгыртуыгызны тоеп рәхмәтле булып яшибез.

Бүген, елның иң назлы бәйрәмендә, сезгә мәхәббәт, уңышлар һәм илһам телибез. Табигатьнең матурлыгы рухландырсын, ә яз башы сезнең тормышыгызда бик кирәкле, шатлыклы эшләр башлануын символлаштырсын! Сезне бәхетле итә торган теләкләр тормышка ашсын! Бәйрәм белән котлыйбыз!

Безнең гүзәл юлдашларыбыз! Яз бәйрәме, сөйкемлелек бәйрәме белән сезне! Көн саен якты хисләр балкып торсын. Тормышта кайгыга урын калмасын. 8 Март белән котлыйбыз!

Әниләрне котлау

Кадерле әнием, сине яз бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сиңа ныклы саулык, бәхетле озын гомер телим. Тәрәзә артында әле салкын булса да, күңелеңдә яз җылысы булсын. Гел шундый матур, ягымлы, яраткан кешебез булып кал.

***

Кадерле әнием! Син минем тормышымда алтын кеше һәм мин сине чиксез хөрмәт итәм. Бүген искиткеч бәйрәм — Сигезенче март көнне син иң җылы котлауларга лаек. Сине тәбрикләп: син иң матур, игелекле һәм киң күңелле хатын-кыз, гаиләбезнең бизәге, дип әйтергә ашыгам. Чәчәк ат, көл һәм елмай, язмышның зур һәм кечкенә бүләкләренә шатланып яшә, тормышыңның һәр көне яз кебек матур, җылы булсын. Бәйрәм белән әни!

***

Кадерле һәм яраткан әнием, дөньяда синнән дә ягымлырак кеше юк! Сине Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Синең кайгыртуың һәм мәхәббәтең безне һәрчак озата бара һәм киләчәккә ышаныч бүләк итә. Барысы өчен зур рәхмәт! Язның шушы матур көнендә бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе, оптимизм, җан тынычлыгы һәм сәламәтлек телисем килә! Тормышың озын, якты һәм рәхәт булсын.

Тормыш иптәшен котлау

Кадерлем, сине бүгенге искиткеч яз бәйрәме – 8 Март көне белән котлыйм. Бу көнне барлык хатын-кызлар котлауларга һәм бүләкләргә лаек, ләкин син минем өчен бердәнбер, шуңа күрә чын йөрәктән чыккан сүзләрем сиңа гына багышлана. Бәхетле яшик, бәйрәм белән, кадерлем!

***

Кадерлем, сине 8 Март белән тәбрик итәм! Син минем акыллы һәм искиткеч ярдәмчем, мин сине яратам һәм гаиләбез белән горурланам! Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә, ешрак елмаерга һәм бәхетле, кояшлы көннәр телим.

***

Яраткан тормыш иптәшем! Сине Яз бәйрәме — 8 Март белән котлыйм! Һәрвакыт шундый ук сөйкемле, кайгыртучан һәм аңлаучан бул. Ә мин чын ир, тугры һәм ышанычлы тормыш иптәшең буларак үземне яхшы һәм лаеклы тотарга вәгъдә бирәм. Күңелең теләгән нәрсәне мин, әлбәттә, үтәрмен. Мин сине бик яратам, син минем өчен бик кадерле һәм мөһим кеше. Минем янымда бәхетле бул.

Хезмәттәшләрне котлау

Кадерле хатын-кызлар! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! 8 Март — үзенчәлекле бәйрәм. Язның бу көне гаилә учагын саклаучы хатын-кызга, әниләребезгә, әбиләребезгә, тормышыбызны игелекле иткән һәркемгә рәхмәт хисе белән тулган. Бу көнне мин тагын бер тапкыр хатын-кызларыбызга дөньяны яхшы якка үзгәртү сәләте өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безнең хатын-кызлар — коллективыбызның бизәге һәм горурлыгы. Хезмәт сөючәнлегегез һәм зирәклегегез, дөньяны игелекле итү сәләте өчен рәхмәт сезгә! Сезгә сәламәтлек, мәхәббәт, ышаныч, укуда һәм эштә уңышлар, бәхет һәм гаилә иминлеге телибез! Бәйрәм белән!

***

Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Сез — тормышыбызның һәм эшчәнлегебезнең аерылгысыз өлеше. Күп нәрсәне сездән яхшырак итеп беркем дә эшли алмый. Сез көн саен ныклыгыгызны һәм сабырлыгыгызны исбатлыйсыз. Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Барыгызга да хәерле, изге теләкләр телибез. Сәламәт булыгыз һәм яратылып яшәгез! Бәхет, уңышлар, яхшы кәеф һәм зур шатлыклар теләп калабыз!

Чыганак: https://tat.nur.tatar


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Поздравление на русском
От чистого сердца поздравляю с Международным женским днем. Желаю восхищать всех своей красотой, радовать близких улыбками, наполнять свою жизнь грандиозными планами и великими успехами, оставаться отражением лучезарной доброты и милосердия, в любом деле проявлять великолепие и свой чудесный талант.

Перевод на татарском
Чын йөрәктән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Матурлыгыгыз белән таң калдырырга, туганнарыгызны елмаюгыгыз белән шатландырырга телим. Тормышыгызны гаять зур планнар, бөек уңышлар белән тулыландырырга телим. Нурлы мәрхәмәтлекнең чагылдыруы булып калырга, һәр эштә үзенең гүзәллекне һәм сәләтне күрсәтергә ашсын.

Поздравление на русском
Милые женщины! Поздравляю вас с 8 Марта! Этот красивый праздник в начале весны приходит к нам, когда всё оживает, расцветает и распускается. Пусть в вашей жизни будет вечная весна, пусть ярко светит солнце, пусть поют птицы, пусть дни будут светлыми и безоблачными. Улыбок, хорошего настроения, радости и счастья!

Перевод на татарском
Сөйкемле хатын-кызларыбыз! Сезне 8 Март бәйрәме белән котлыйм! Бу матур бәйрәм безгә яз башында, бөтен нәрсә чәчәк атканда килә. Сезнең күңелләрегездә гел яз булсын, кояш иркәләсен, кошлар җырласын, көннәр якты һәм болытсыз булсын. Елмаюлар, яхшы кәефләр, шатлыклар һәм бәхетләр телим!

Поздравление на русском
С международным женским днем! Пусть весна цветет не только на улице, но и в душе, а красота радует всех окружающих. Счастья тебе, благополучия и гармонии. Желаю, чтобы все твои дни были солнечными, яркими и запоминающимися, чтобы в твоём доме всегда было уютно и тепло.

Перевод на татарском
Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Яз урамда гына түгел, ә күңелегездә дә чәчәк атсын. Матурлыгыгыз бөтен янәшәдә булган кешеләрне шатландырсын. Бәхет, иминлек, татулык телим. Бөтен көннәрегез кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын. Өегез җылылык һәм иминлек белән тулсын.

8 март Халыкара хатын-кызлар коне Россиядә һәм башка илләрдә, инде менә 40 елдан артык бәйрәм ителә. Бу көнне ир-атлар яраткан хатын-кызларына чәчәкләр бирү һәм назлы сүзләр әйтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйлар. Табигатьне йокыдан уяткан беренче яз бәйрәме булганга, җан җырлый, ә йөрәк мәхәббәт һәм романтика өмет итә.

Елның иң назлы, якты һәм матур көне — 8 Март! Яз башы, табигатьтә тормыш башы, елның беренче җылы көннәре… Бу җылы йортыгызны һәм җаныгызны җылытсын. Табигатьнең матурлыгы рухландырсын, ә яз башы сезнең тормышыгызда бик кирәкле һәм матур үзгәрешләрнең башлануын символлаштырсын! Бәйрәм белән!

Гүзәл хатын-кызлар көне — Сигезенче Март белән чын күңелдән котлыйм! Бүген язгы кояш үзенең назлы нурлары белән җылы бүләк итә. Матур һәм хуш исле чәчәк букетлары үзләренең тылсымлы исе белән сихерли. Барлык якыннарның һәм туганнарның җылы елмаюлары, сөю белән тулы күзләре күңелләрне шатландыра. Бәхет һәм мәхәббәт озын гомер, якты тормыш юлдаш булсын Хөрмәтле Хатын Кызлар.

***

Хөрмәтле ханымнар! Сезне чын күңелдән бу искиткеч бәйрәм белән котлыйм, бу көнне генә түгел, елның барлык көннәрендә дә бәхет, мәхәббәт һәм яхшы кәеф телим! Нурлы 8 март көне искиткеч чәчәкләр һәм гаҗәеп бүләкләр, күңел җылылыгы һәм шатлык хисе белән сезне җылытсын.

***

Халыкара хатын-кызлар көне язның беренче аенда бәйрәм ителүе очраклы түгел. Яз һәм хатын-кыз — асылда охшаш, алар дулкынландыра, йөрәкләрне җилкендерә, кышкы йокыдан уята, батырлыкка чакыра.

Безнең сөйкемле хатын-кызларыбыз, сез безгә, ир-атларга тормышта илһам бирәсез, бертөрле, күңелсез, караңгы көннәрне яктыртасыз. Без тормыштагы мөһим эшләрне бары сезгә ошар өчен генә башкарабыз.

Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Күзләрегез гел бәхет белән балкып торсын. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! 8 Март белән!

Кадерле хатын-кызлар, Халыкара хатын-кызлар көне белән! Яз урамда гына түгел, күңелләрегездә дә чәчәк атсын, ә матурлыгыгыз тирә-юньдәгеләрне сөендерсен. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын. 8 Март белән тәбрик итәбез!

Безнең матур хатын-кызлар! Безнең тормышта сезнең булуыгыз шундый зур бәхет. Гафу итегез, без көн саен матур сүзләр әйтә алмыйбыз, ләкин без сезнең җылылыгыгыз һәм кайгыртуыгызны тоеп рәхмәтле булып яшибез.

Бүген, елның иң назлы бәйрәмендә, сезгә мәхәббәт, уңышлар һәм илһам телибез. Табигатьнең матурлыгы рухландырсын, ә яз башы сезнең тормышыгызда бик кирәкле, шатлыклы эшләр башлануын символлаштырсын! Сезне бәхетле итә торган теләкләр тормышка ашсын! Бәйрәм белән котлыйбыз!

***

Безнең гүзәл юлдашларыбыз! Яз бәйрәме, сөйкемлелек бәйрәме белән сезне! Көн саен якты хисләр балкып торсын. Тормышта кайгыга урын калмасын. 8 Март белән котлыйбыз!

Поздравления с Восьмым Марта в прозе, красивые пожелания на русском 

Кадерле әнием, сине яз бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сиңа ныклы саулык, бәхетле озын гомер телим. Тәрәзә артында әле салкын булса да, күңелеңдә яз җылысы булсын. Гел шундый матур, ягымлы, яраткан кешебез булып кал.

***

Кадерле әнием! Син минем тормышымда алтын кеше һәм мин сине чиксез хөрмәт итәм. Бүген искиткеч бәйрәм — Сигезенче март көнне син иң җылы котлауларга лаек. Сине тәбрикләп: син иң матур, игелекле һәм киң күңелле хатын-кыз, гаиләбезнең бизәге, дип әйтергә ашыгам. Чәчәк ат, көл һәм елмай, язмышның зур һәм кечкенә бүләкләренә шатланып яшә, тормышыңның һәр көне яз кебек матур, җылы булсын. Бәйрәм белән әни!

***

Кадерле һәм яраткан әнием, дөньяда синнән дә ягымлырак кеше юк! Сине Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Синең кайгыртуың һәм мәхәббәтең безне һәрчак озата бара һәм киләчәккә ышаныч бүләк итә. Барысы өчен зур рәхмәт! Язның шушы матур көнендә бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе, оптимизм, җан тынычлыгы һәм сәламәтлек телисем килә! Тормышың озын, якты һәм рәхәт булсын.

Хатынны котлау (поздравления с 8 марта жене на татарском)

Кадерлем, сине бүгенге искиткеч яз бәйрәме – 8 Март көне белән котлыйм. Бу көнне барлык хатын-кызлар котлауларга һәм бүләкләргә лаек, ләкин син минем өчен бердәнбер, шуңа күрә чын йөрәктән чыккан сүзләрем сиңа гына багышлана. Бәхетле яшик, бәйрәм белән, кадерлем!

***

Кадерлем, сине 8 Март белән тәбрик итәм! Син минем акыллы һәм искиткеч ярдәмчем, мин сине яратам һәм гаиләбез белән горурланам! Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә, ешрак елмаерга һәм бәхетле, кояшлы көннәр телим.

***

Яраткан тормыш иптәшем! Сине Яз бәйрәме — 8 Март белән котлыйм! Һәрвакыт шундый ук сөйкемле, кайгыртучан һәм аңлаучан бул. Ә мин чын ир, тугры һәм ышанычлы тормыш иптәшең буларак үземне яхшы һәм лаеклы тотарга вәгъдә бирәм. Күңелең теләгән нәрсәне мин, әлбәттә, үтәрмен. Мин сине бик яратам, син минем өчен бик кадерле һәм мөһим кеше. Минем янымда бәхетле бул.

(уз сузен белэн котлау)

Хезмәттәшләрне котлау

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! 8 Март — үзенчәлекле бәйрәм. Язның бу көне гаилә учагын саклаучы хатын-кызга, әниләребезгә, әбиләребезгә, тормышыбызны игелекле иткән һәркемгә рәхмәт хисе белән тулган. Бу көнне мин тагын бер тапкыр хатын-кызларыбызга дөньяны яхшы якка үзгәртү сәләте өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безнең хатын-кызлар — коллективыбызның бизәге һәм горурлыгы. Хезмәт сөючәнлегегез һәм зирәклегегез, дөньяны игелекле итү сәләте өчен рәхмәт сезгә! Сезгә сәламәтлек, мәхәббәт, ышаныч, укуда һәм эштә уңышлар, бәхет һәм гаилә иминлеге телибез! Бәйрәм белән!

***

Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Сез — тормышыбызның һәм эшчәнлегебезнең аерылгысыз өлеше. Күп нәрсәне сездән яхшырак итеп беркем дә эшли алмый. Сез көн саен ныклыгыгызны һәм сабырлыгыгызны исбатлыйсыз. Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Барыгызга да хәерле, изге теләкләр телибез. Сәламәт булыгыз һәм яратылып яшәгез! Бәхет, уңышлар, яхшы кәеф һәм зур шатлыклар теләп калабыз!

Н. И.

СЦЕНАРИЙ

Бәйрәм котлы булсын

(3 нче сыйныф укучылары өчен)

8 Март көненә багышланган бәйрәм

Укытучы: Хәйруллина Ә.Г.

                                                 Яңа Ибрай
                                                Март, 2014

Укытучы:
        Көннең  яктылыгы  кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларла. Сезне, шул Җир йөзенең бизәген, халыкара хатын кызлар көне белән тәбриклим.
        Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтләк, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
        Бәйрәм белән. Гомерегез буе яз гөледәй иркә, ягымлы, назлы булып калыгыз. Балаларыгыз, шатлык, бәхет кенә китерсен үзегезгә.
       Хөрмәтле әниләр, әбиләр, кадерле укытучы апалар, мәктәп хезмәткәрләре, ашханәдәге тәмле ашлар пешереп безне ашатучы апаларыбыз, мәктәпне җыештыручы апалар.
      Сезне чын күңелемнән язның иң матур, иң назлы бәйрәме- Халыкара хатын кызлар бәйрәме белән тәбрик итәм! Сәламәт булыгыз, һәр әшегез уңышлы булсын.

1 нче алып баручы:
    Хәерле көн. Менә тагын  барыгызда зур түземсезлек белән көткән 8 Март чәчәкле яз бәйрәме җитте. Бу көнне без хөрмәтле, иң кадерле, иң якын, иң бөек ихтирамга лаек булган кешеләребезне әниләрне, әбиләрне, апаларны – гомумән барлык хатын-кызларны тәбрик итәбез.
Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез. Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз. Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез! Бүгенге безнең  чыгышыбыз сезгә бәйрәм  бүләге булсын!

2 нче алып баручы:
Март өе безгә иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе булган 8 нче март әниләр бәйрәмен бүләк итә. Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, укытучы апалар, сөйкемле кызлар. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә бәхет, матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Бәйрәм кичәбезне башлыйбыз.

Җыр “8 Март”.


Камил:                                                    Ана — бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке  — ана булуда.


Резедә:                                          Бәйрәмегез котлы булсын,

Елмаеп көлеп торсын!

Сәламәтлек – юлдашыгыз,

Күнел сөйгән хезмәтегез,

Һәрбарчасы мулдан булсын,

Бәйрәмегез котлы булсын!

 Илнур:                                          Бүлмәләрне җыештырдым,

Бар җир ялт итсен әле.

Үзенең бәйрәмендә бер

Әнием ял итсен әле.

Алинә:                             Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!

Бүген кояш нурын сибә — сезнең өчен,

Тамчылар тама — сезнең өчен,

Кошлар сайрый — сезнең өчен,

                                                   Без дә шат елмаябыз — сезнең өчен!

Җыр “Бәйрәм бүген”    


Филүс:                                        Тыңлап бишек җырларыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң элек

“Әннә” дип ачылган бит.


Филүсэ;                                   Яшәү көчен биргәнсең син миңа,

Син күрсәттең миңа туры юл.

Мөмкин булса җыеп учларыма

Бирер идем кояш нурларын.

Әни кеше генә җылы куенында

 Шулай назлый кызын, улларын.

Илһам:                                                Әни безне тудырган,

Әни безне үстергән.

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

Авырсаң, янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый, саклый.

Җыр “Әни кирәк”

Инсаф:                                        
 Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием!


Камил:                                        Йоклап китсәм ялгыш кына

                                                             Телевизор алдында,

                                                         Кемдер назлап, сөеп кенә

                                                               Иңнәремә кагыла.

                                                      Бу кем икән? Кемнең шундый

                                                        Майдай йомшак куллары?

                                                             Юк, мин беләм!

                                                    Шулай назлый әнием генә бары.


           Резедә:                                       Бер-бер хәвеф килсә кинәт,

                                                             Йә боекса күңелем,

                                                        Кем ул борчылып яныма

                                                          Килеп җитә иң элек?

                                                               Бу кем соң бу?

                                                               Кемнең шулай

                                                          Йөрәге сизгер тагы?

                                                       Шулай аңлый күңелемне

                                                            Әнием генә бары.

          Илнур:                                       Өйдән чыгып киткән чакта

                                                          Иртән мәктәпкә диеп,

                                                     Кем ул: -Исән йөр, балам, -дип,

                                                               Озатып кала сөеп?

                                                    Йә, кем булсын, кемнең шулай

                                                          Сүзләре татлы тагы?

                                                         Шулай ярата белә бит

                                                             Әнием генә бары

          Алинә:                                       Мәктәптән арып кайтканда

                                                        Кем ул каршыма килеп,

                                                          Кочагына ала сөеп:

                                                    -Кайттыңмы, балам?-диеп.

                                                 Кем булсын соң, кемнән шулай

                                                          Ямьләнә дөнья тагы?

                                                       Күңелемнең сүнмәс нуры

                                                             Әнием генә бары.

Филүсә:                   Кадерле әниләр! Бүген кояш нурын сибә- сезнең өчен!
                                                       Кошлар сайрый – сезнең өчен!
 
                                                     Балалар шат елмая – сезнең өчен!
                                           Җырларыбыз, шигырьләребез сезнең өчен!
         Чөнки җир йөзендә иң кадерле, иң сөйкемле, иң матур, иң гүзәл кеше –                  безнең әниләребез!

Илһам:                                    

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез.

Рәхәт тә соң әни диюләр!

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итеик матур бүләкләр
                                                                   
(Бүләк бирү)

Филүс:                                            Әниләр белән бергә
                                                       Олылыйк әбиләрне:
                                                   Алар бит карап үстергән
                                                      Безнең әти-әниләрне.

Җыр “Дәү әниләр”.

Филүсә:                                     Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
                                                        Иң ягымлы кешеләр.
                                                    Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
                                                        Алар безнең әниләр!

Инсаф:                                        Иң-иң әйбзт балаң булып
                                                         Яшәсәм ярар иде.
                                                    Әниемнең ышанычын
                                                      Акласам ярар иде.

Илһам:                                      Иң кадерле, иң хөрмәтле
                                                  Булсын җирдә әниләр.
                                                  Әниләрне кадерләсәк,
                                                Тыныч булыр ил-көннәр.
                                               -Бу бәйрәмдәге җылылык
                                                   Ел буена җитәрлек.
                                                 Сезнең яхшы эшләрегез
                                                   Бихисап, искитәрлек.

Резедә:                                    Бүген җил дә йомшак исә,
                                                  Кояш та наәлы көлә.
                                               Бүген җиргә иң-иң якты
                                                 Кадерле бәйрәм килә.
                                           -Чәчәкләрдән  җем-җем итеп
                                                 Якты нурлар бөркелә.
                                               Бүген минем дә әниемә
                                                 Рәхмәт әйтәсем килә:

                                         Шигырь аерым-аерым әйтелә.
                                        -Миңа гомер биргән өчен,
                                        -Кадерләп үстергән өчен
                                        -Назлы карашлары өчен
                                        -Пешергән ашлары өчен,
                                        -Йөрәк җылылары өчен,
                                        -Шәфкатьле куллары өчен.
                                        -Барсы, барсы, барсы өчен
                                        -Рәхмәт сиңа, сөенечем.
                                        -Котлы булсын бәйрәмнәрең,
                                        -Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Алинә:                     Котлы булсын бәйрәм көнегез,

Күзләрегездә нурлар сүнмәсен.

Бүгенгедәй, шат елмайган йөзегездә,

Кайгы чаткылары күрмәсен.

Сез яшәгән гүзәл җирдә

Гел аяз булсын күгегез.

Бәхетле балачак, озын гомер

Телибез сезгә бүген!

Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрегез,
Бәхетләр иңеп кенә.

Җыр “Кояшлы ил безнең ил”.

1 нче алып баручы:
Бары бер сүз “Исәнмесез”-диеп
Сәләмлик озын гомер теләп
Бәйрәмгә килгән кунакларны
3 ләр бүген сәләмли.
Концертыбызның 2 нче өлешен башлыйбыз.

2 нче алып баручы:
Исәнмесез-диде берэү килеп
Читтә йөргән чакта коңгырап
Гүя шулчак баскан җирләреннән
Кайнар чишмә чыкты яңгырап

1 нче алып баручы:
Бүген сезнең каршыгызда,
Җырларбыз да, биербез.
Шигырьләр дә сөйләрбез.
Моңга тулы җаныгызга
Шатлык нуры сибәрбез.

№1 Ә хәзер сезнен игътибарга малайларыбызның шигырьләрен тыңлап китик. Кемнең әнисе тәмлерәк пешерә икән?

1 нче алып баручы:
Җырлар өчен оста тел кирәкми
Җырлар өчен, дуслар, тын кирәк.
Җырлар өчен япсу йөрәк кирәк
Иң мөһиме- җырга моң кирәк.

№2 Каршы алыгыз, сәхнәдә Резедә.

2 нче алып баручы:
Нигә яшьлек, янмагач та, көймәгәч тә?
Нигә тормыш, бәйрәм алды көннәрендә
Бер елмаеп көлмәгәч тә?

№3 Ә хәзер сезнең каршыгызда Илнур үзенең яраткан шигыре белән.


1 нче алып баручы:
Җырлар тыңлыйк, җырлар отыйк,
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә җырлап яшик дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.

№4 Ә хәзер каршы алыгыз җырлый Камил “ Ямьле язлар җиткән”

2 нче алып баручы:

Биюченең итәге
Бии бии кыскара
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии бии остара.

№5 Сәхнәгә биюче кызларыбызны чакырабыз. Рәхим итегез.

1 нче алып баручы:
Моңлансынмы кеше,көлсенме
Җан азыгы кирәк һәркөнне.
Күңелләрдә шатлык тудыра,
Яңа өмет, яңа җыр гына.
№6 Җырлый безнең малайларыбыз “Солдатлар”.

№7 Ә хәзер сезнең каршыгызда Камил “Пәрәмәч” шигыре белән.

2 нче алып баручы:
Бие, бие, бие әле,
Биегәнең юк әле.
Сине матур бии диләр,
Биетеп карыйк әле

1 нче алып баручы:
Тыпыр-тыпыр, тыпырдатып,
Бергә басаек әле,
Уйнап-көлеп, җырлап биеп,
Күңел ачаек әле.

№8 Ә хәзер сәхнәгә биючеләребезне чакырабыз.

2 нче алып баручы:
Акрын гына искән җилләр
Безгә моңлы җырлар тарата.
Җырлап яши илем татарлары,
Татар халкы җырны ярата.

№9 Ә хәзер сәхнәгә “Әнием” дигән җыр белән кызларны чакырабыз.

1 нче алып баручы:
Гармун алыйк әле дуслар
Гармун уйнатыйк эле.
Яшь чактагы көй-моңнарны
Кабат уйнатыйк әле.

№10 Сезнең каршыгызга аерылмас дусты, гармуны белән, Камилне чакырабыз.

Укытучы: Хөрмәтле дәү әниләр, гүзәл кызлар, хөрмәтле укытучылар. Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклибез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге әшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Шуның белән 3 нче сыйныфлар көче белән әзерләнгән концертыбыз тәмам.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Слова поздравления на 8 марта коллегам по работе
  • Слова поздравления на 8 марта женщинам коллегам в прозе
  • Слова поздравления на 60 лет на башкирском языке
  • Слова поздравления на 50 лет женщине коллеге в прозе
  • Слова поздравления на 50 лет другу в прозе