ӘЛЕГЕ ТЕМАГА БАШКА ЯЗМАЛАР:
Балага исем кушу тэртибе, бәби туе уздыру
Бала тугач гакыйка корбаны чалу
Балаларга телэклэр, котлаулар
Ниһаять энҗе бөртегедәй кызыгыз туу белән котлыйбыз сезне.
Җимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт — төтен генә, кызсыз йортның яме дә аз. Бүгенге көннән, өегезнең яме тагын да артты. Җан җимешегез шәфкатьле, тәүфыйклы, гүзәл һәм бәхетле бала булып үссен.
Кызыгызның сабый чагын, гүзәл чәчәк булып җитешкән көннәрен, аның да әни булган көннәрен һәм оныкларыгызның үскәнен күреп сөенергә язсын үзегезгә.
Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын!
Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар, эзле булырга да язсын үзегезгә!
Хөрмәтле … ханым!
Сине бөек исем, зур бәхет иясе — Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда.
Нәниеңнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез.
Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы тәгалә холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен. Үзеңә тагын матур-сәламәт бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйнауларыннан, «Әни» дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табып яшәргә насыйп итсен.
Елмаю ул — кешенең җанындагы, тәнендәге бөтен күзәнәкләрен уятучы сихри көч. Елмаюга сусаган күзләр, бу көч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар. Чынлап та, бу төссез тормышта елмаю, дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләле. Ә сабыең — үз сабыең елмаюы, эчкерсез, саф, гади, якын, яктылык, җылылык бөркетә торганы, уеңдагы барлык борчу-хәсрәтләрне оныттыра, сөйдерә, яраттыра торганы…..
Кадерле, … ! Котлыйм! Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз. Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай, акыллы-тәүфыйклы, чын кеше булыр өчен туганлыгына ышанабыз. Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.
Ата-ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис — нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз!
Кадерлеләрем, бүгеннән сез Җир йөзендәге иң бөек исем –әти белән әни исеменә лаек булдыгыз.Моны сезгә нәни мәхәббәт җимешегез бүләк итте. Сезне сабыегыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе булып ,тормышыгызга ямь,мәхәббәтегезгә — көч,сафлык өстәп,сау-сәламәт,зирәк акыллы булып үссен! Сезгә сабыегызны тәрбияләүдә түземлелек ,чын әти-әниләр акылы телибез. Үзегезгә һәм сабыегызга тыныч,аяз күк йөзе гомерлек юлдаш булсын!
Хөрмәтле…..!
Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык билле, дәү, таза, аталы-аналы, үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, үткен күзле, бәхетле, «менә терәк нишләтә, әтисенең малае!”-диярлек акыллы, нәзакәтле үссен. Улыгыз шук та булсын, ут та булсын.
Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез. Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар. Мул ризыклары белән тагын бер чибәр кыз да алып кайтырга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә үзегезгә.
Кадерле….!
«Ак кәгазь, кызыл бизәк, кызыгам бизәгенә, хатын һаман бер кыз тапмый, тиядер үзәгемә”,- дип йөри идегез, теләгегез кабул булган. Колактан шатлыкка чумгансыз.
Ювелир эшенә дә мачтыр икәнсез. Ниһаять, энҗе бөртегедәй кыз алып кайтуыгыз белән котлыйбыз! Җимешсез агач – утын, яңгырсыз болыт – төтен дигәндәй, җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен. Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр. Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр, мин яшь дип тормас, бик тиз кияүгә китәр. Бирсен ходай. Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз, һәрвакыт бер-берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә язсын.
Бәхетле, тәүфыйклы итеп
Үстерегез нәнине.
Тәүфыйк булса, бәхет була,
Онытмагыз шул сүзне.
Итагатьле, нәзәкатьле,
Сәламәт булып үссен!
Йортыгызга шушы сабый
Чиксез бәхет китерсең.
Хөрмәтле ….. !
Сине бөек исем, зур бәхет, Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда. Нәнинең якты дөньга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез. Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы Тәгалә холык, тәүфикъ, ягымлылык, тапкырлык бирсен.
Үзеңә тагын матур — матур бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйларыннан, «Әни» дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табырга насыйп ит.
Җимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт — төтен дигәндәй, җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен.
Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр. Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр, мин яшь диеп тормас, бик тиз китә. Бирсен Ходай.
Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз, һәрвакыт бер -берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә булсын.
Бала туу хөрмәтенә дога кылу
Йә, Раббым! Ошбу балага хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, хәерле һөнәр, хәерле кәсеп биреп, динебезгә, илебезгә, милләтебезгә файдалы, әти-әнисенә миһербанлы, шәфкатьле бала булып үсеп җитүен насыйп ит.
Ошбу баланы Ислам динен күәтләүче һәм Пәйгамбәребезнең өммәте кыл.
Әти-әнисенә бу баланы шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә насыйп кыл.
Үсеп җиткәч, хәерле бәндәләреңне насыйп итеп, матур гаилә коруларын да насыйп кыл. Әмин.
Тирә-юньгә
якты нур сибүче кечкенә кояшыбыз, кадерлебез … . туган көнең белән чын
күңелебездән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм
яхшы билгеләренә генә укып, безне гел сөендереп, торуыңны, зур үрләр яулавыңны,
изге теләкләреңнең тормышка ашуын телибез!
***
…
бик тырышып укый, бик сөйкемле һәм тәртипле бала. Алдагы тормышында да гел
шундый булып калсын. Үз бәхете-тәүфыйгы белән үссен, сәламәт булсын, бер дә
авырмасын. Һәрвакыт көләч йөзле, тәмле телле булсын.
Аңа
(исеме белән)бу шатлыклы көнендә бәхетле, сәламәт, шат күңелле булып,
әти-әнисенә гел сөенечләр китереп кенә үсүен, тырышлык, укуында зур уңышлар
телибез!
***
Беренче
юбилеең ак бәхетләр китерсен, … !
…
кем ул дисезме? Аның әнисе — … , әтисе — … . … – гаиләдәге иң олы бала. Сеңлесенә … зур
һәм акыллы апа, әти-әнисенә тыңлаучан, булышучан бала. Мәктәптә “4” һәм “5” ле
билгеләренә генә укучы ул. Гел бәхетле, сау-сәламәт, көләч йөзле бул, … !
***
Үзем
кечкенә чакта, әле син булмаганда, мин кайбер кызларга көнләшеп карый идем.
Ачуым килә иде, чөнки аларның кечкенә сеңелләре (яки энеләре) бар иде. Аларның
бар, ә минеке юк… Ә хәзер мин беркемгә дә кызыгып карамыйм. Карамыйм, чөнки
минем дә сеңлем (яки энем) — син бар.
Дөньяда синең кебек сеңлем (яки энем) булу белән мин бәхетле.
Әле
хәзер дә синең кечкенә чагыңны искә төшерергә яратам. Әти, әни, үзем дә син
булганга сөенеп туя алмыйбыз.
Матур,
чибәр, акыллы … ! Сине чын күңелемнән
… яшь тулган көнең белән тәбрик итәм. Бәхетле, тәүфыйклы, сәламәт,
озын гомерле, тәртипле бул!
Сине
яратып … .
***
Кызым
(улым)!
Мин
элек, син әле юк чакта, төнге күккә карап: “Нинди яктылар, нинди матурлар!” –
дип, йолдызларга карап соклана идем. Хәзер аларга соклансам да, андый сүзләрне
әйтмим. Чөнки беләм, галәмдәге иң матур, иң якты йолдыз – син ул!
Мин
элек болын, бакчаларда йөргәндә чәчкәләрнең матурлыгына, нәфислегенә, сафлыгына
исем китеп: “Нинди гүзәллек!” – дия идем. Хәзер гөл-чәчәкләр гүзәллегенә исем
китсә дә, алай димим. Чөнки беләм, җир йөзендәге иң гүзәл чәчәк – син!
Мин
элек күңел кылларыма кагылган моңлы һәм тәэсирле җыр ишеткәндә: “Моннан да
матуррагы була алмыйдыр”, — дия идем. Хәзер җыр тыңлаганда, хисләрем кайнап,
өнсез калсам да, дәшмим. Чөнки беләм, иң моңлы, иң хисле, иң якты җырым – син!
Кызым
(улым)!
…
яшь тулган көнең белән котлыйм. Бәхет-тәүфыйк, сәламәтлек телим. Кечкенә
балаларны ни куандырса – барысы да синеке булсын!
***
Күз
карасы кебек кадерлебез, йөрәк парәседәй газизебез …ны … яшь тулган көне
белән котлыйбыз. … мәктәпкә бик теләп йөри, яхшы билгеләренә генә укый, өйдә
дә бик ярдәмчел. Гел шулай булсын! Гомере озын, бәхете тулы, сәламәтлеге нык,
туар таңнары аяз, дуслары күп һәм тугрылыклы булсын! Теләкләрен тормышка ашсын.
Һәрвакыт безне сөендереп яшә!
***
Котлы
булсын туган көнең,
Күзләреңдә
нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй,
шат елмайган йөзең,
Кайгы
чаткылары күрмәсен.
Яз
башында, ахры тугангадыр,
Май
кояшы кебек җылы син.
Кече
җанлы, саф күңелле,
Изгелекләр
белән тулы син.
Син
яшәгән гүзәл җирдә
Гел
аяз булсын күгең.
Бәхетле
балачак, озын гомер
Телибез
сиңа бүген!
(Унынчы)
тапкыр язлар сиңа
Бүләк
итә матур гөлләрен.
Бәхет
белән үтсен гомерләрең,
Котлы
булсын туган көннәрең!
***
…
дигән исемең
Бигрәк
килешеп тора:
Алсу
нурлы, якты җанлы
Кыздыр
әле син шуңа.
***
…
диюләре рәхәт,
Гөл
дә, наз да үзеңдә.
Бәхетле
бул, күз тимәсен
Беркайчан
бәхетеңә.
***
Салкын
кышны җылытырга
Тугансыңдыр
дөньяга.
Әти-әниең
өзелеп көткән,
Бәхет
көткән өр-яңа!
***
Гүзәл
айда тугангадыр,
Гүзәл
көндә тугангадыр,
Чып-чын
гүзәл булгансың.
Май
кояшының нурларын
Үзеңә,
ахры, җыйгансың.
***
(язлар)
ны ул көтеп ала,
(май)
аен бик сагына.
“Туган
көнең җитә”, — диеп
Күңеле
канат кагына.
Кояш
яктырак елмая,
Сандугачлар
сайрыйлар.
***
Май
гөлләре … ны
Май
бәйрәме белән котлыйлар.
“Май
аедай ямьле булсын
…
, гомерләрең.
Шаулап-гөрләп
чәчәк атсын
Синең
бәхет гөлләрең!”
Поздравление с рождением ребенка на татарском языке
Бала тугач котлау (Бәби туе)
Бәби туды, нинди шатлык бүген.
Җиткерәбез ихлас теләкне
Ак биләүгә салган нарасыйга
Бәхет булсын иң зур бүләге.
Ике канат булсын иңнәрендә
Әти белән газиз әнисе.
Кояш кебек балкып торсын йөзе,
Саулык бирсен таза гәүдәсе.
Бүген әле сабый. Киләчәктә
Өметләрне сезнең акласын
Гадәтләрне өнәп, күркәм эшегез белән
Олы тормыш юлын атласын.
***
Котлыйм сезне — бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш.
Авыр чакта булсын юаныч.
Тәүфыйк аны бер дә ташламасын,
Йөзен күрик һәрчак аклыкта.
Әти-әни сүзен таптамыйча,
Күңелләре булсын сафлыкта.
Ана кешене котлау
Сине бөек исем, зур бәхет, Ана булуың белән тәбриклибез.
Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юк дөньяда.
Нәниеңнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка,
изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, әхирәттә дә
бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез.
Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән
Аллаһы ттәгалә холык, тәүфикъ, ягымлылык, тапкырлык бирсен.
Үзенңә тагын матур — матур бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән,
уйнауларыннан, «Әни» диеп килеп кочаклауларыннан ямь табарга насыйп итсен.
Ир бала тугач
Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән сөенечегез белән котлыйбыз.
Ата — ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә.
Нәсел агачын дәвам итуче улыгыз нык билле, дәү, таза,
аталы — аналы, үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, уткен күзле,
бәхетле, «менә терәк нишләтә, әтисенең малае» — диярлек акыллы, нәзакәтле үссен.
Улыгыз шук та булсын, ут та булсын.
Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез.
Мул ризыклары белән тагын бер чибәр кыз да алып кауйтырга насыйп итсен үзегезгә.
Кыз бала тугач
«Ак кагазъ, кызыл бизәк, кызыгам бизәгенә, хатын һаман бер кыз тапмый,
тиядер үзәгемә» — дип йөри идегез, теләгегез кабул булган.
Колактан шатлыкка чумгансыз.
Ювелир эшенә дә мачтыр икәнсез.
Ниһаять энҗе бөртегедәй, кыз алып кайтуыгыз белән котлыйбыз.
Җимешсез агач, яңгырсыз болыт — төтен дигәндәй, җан җимешегез шафкатьле,
тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен.
Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр.
Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр,
мин яшь диеп тормас, бик тиз китәр. Бирсен Ходай.
Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз,
һәр вакыт бер — берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә булсын.
***
Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын!
Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар, эзле булырга да язсын үзегезгә!
* * *
Йә, Раббым! Ошбу балага хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, хәерле һөнәр, хәерле кәсеп биреп, динебезгә, илебезгә, милләтебезгә файдалы, әти-әнисенә миһербанлы, шәфкатьле бала булып үсеп җитүен насыйп ит.
Ошбу баланы Ислам динен күәтләүче һәм Пәйгамбәребезнең өммәте кыл. Әти-әнисенә бу баланы шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә насыйп кыл. Үсеп җиткәч, хәерле бәндәләреңне насыйп итеп, матур гаилә коруларын да насыйп кыл. Әмин.
* * *
Хөрмәтле … ханым!
Сине бөек исем, зур бәхет иясе — Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда.
Нәниеңнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез.
Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы тәгалә холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен. Үзеңә тагын матур-сәламәт бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйнауларыннан, «Әни» дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табып яшәргә насыйп итсен.
* * *
Елмаю ул — кешенең җанындагы, тәнендәге бөтен күзәнәкләрен уятучы сихри көч. Елмаюга сусаган күзләр, бу көч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар. Чынлап та, бу төссез тормышта елмаю, дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләле. Ә сабыең — үз сабыең елмаюы, эчкерсез, саф, гади, якын, яктылык, җылылык бөркетә торганы, уеңдагы барлык борчу-хәсрәтләрне оныттыра, сөйдерә, яраттыра торганы…..
Кадерле, … ! Котлыйм! Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз. Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай, акыллы-тәүфыйклы, чын кеше булыр өчен туганлыгына ышанабыз. Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.
Ата-ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис — нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз!
* * *
Кадерлеләрем, бүгеннән сез Җир йөзендәге иң бөек исем –әти белән әни исеменә лаек булдыгыз.Моны сезгә нәни мәхәббәт җимешегез бүләк итте. Сезне сабыегыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе булып ,тормышыгызга ямь,мәхәббәтегезгә — көч,сафлык өстәп,сау-сәламәт,зирәк акыллы булып үссен! Сезгә сабыегызны тәрбияләүдә түземлелек ,чын әти-әниләр акылы телибез. Үзегезгә һәм сабыегызга тыныч,аяз күк йөзе гомерлек юлдаш булсын!
* * *
Хөрмәтле…..!
Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык билле, дәү, таза, аталы-аналы, үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, үткен күзле, бәхетле, «менә терәк нишләтә, әтисенең малае!”-диярлек акыллы, нәзакәтле үссен. Улыгыз шук та булсын, ут та булсын.
Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез. Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар. Мул ризыклары белән тагын бер чибәр кыз да алып кайтырга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә үзегезгә.
* * *
Хөрмәтле ….. !
Сине бөек исем, зур бәхет, Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда. Нәнинең якты дөньга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез. Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы Тәгалә холык, тәүфикъ, ягымлылык, тапкырлык бирсен.
Үзеңә тагын матур — матур бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйларыннан, «Әни» дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табырга насыйп ит.
* * *
Җимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт — төтен дигәндәй, җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен.
Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр. Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр, мин яшь диеп тормас, бик тиз китә. Бирсен Ходай.
Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз, һәрвакыт бер -берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә булсын.
Уникальная открытка с изображением родительской любви
Татарские поздравления с днем рождения маме
Туган кон детские
Туган кон
Туган кон котлау
Поздравления с днём рождения на татарском языке
Туган Кен
Поздравления с днём на татарском языке
Юбилеем котлы булсын
Юбилеем котлы булсын
Тунан Конон белжн Кызыма
С днем рождения татарча котлаулар
Открытки на татарском языке туган кон
Туган кон БН
Туган коненегезбелэн открытка
Поздравления на татарском мужчине
Поздравление туган конен белэн
Поздравления с днём рождения сестре на татарском языке
С днём рождения абый на татарском языке мужчине
Пусть жизнь исполняет любые желания с днём рождения
Туган конен Котто болсын бесплатно
С днем рождения апам поздравления
Поздравления с днём рождения на татарском
Поздравления с днём рождения мужчине на татарском языке
С днем рождения татарча котлаулар
С днем рождения татарча котлаулар
Открытки с днём рождения абый
Туган кон котлау
Открытки туган кон белэн
Открытки туган Кенен белэен мужчине
Туган конен мужчине
Туган Кеннем Белен мужчине
С днём рождения абый
С днем рождения татарча котлаулар
Поздравления с днём рождения женщине на татарском языке
Туган кон шары
С днём рождения мужчине на таиарском
Туган кон
Туган кон поздравления на татарском
Открытки туган кон белэн
Туган кон
Туган кон
Лилия туган конен
Туган конен Котто болсын бесплатно
Татарские поздравления с днем рождения
Туган кон букет
Открытки туган
Туган кон открытка
Туган кон детский
Поздравления с днём рождения женщине на татарском языке
Уважаемый посетитель, Вы зашли на сайт как незарегистрированный пользователь. Мы рекомендуем Вам зарегистрироваться либо зайти на сайт под своим именем.
Контакты
Удиви меня