Кадерле, тормыш иптәшем, әниебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Сөйкемле карашың кояшка тиң —
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең , балаларың:
***
Кадерле туганыбыз, сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.
Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын
Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.
Кояш кебек балкып яшә
Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.
Булсын ул илле, тулсын ул илле
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен
Җырлап каршы ал тагын иллене!
Иң изге теләкләр белән сине яратып, ………………..гаиләләре.
***
Кадерлебез, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Иң изге теләкләр белән …..лар гаиләләре, барлык туганнар исеменнән ……
***
Йомшак, киң күңелле, ярдәмчел, минем өчен өзелеп торучы апам! Сине матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйм. Кечкенәдән үк без синең белән бик дус, тату яшибез. Әз генә күренми торсак, бер-беребезне сагынабыз. Күрешкәч, сөйләшеп туймыйбыз. Апам, сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим.
Әнием кебек якын ……. апам,
Ягымлы йөз, йомшак сүзле син!
Кечкенәдән синең назың тоеп,
Җылылыгын тоеп үстем мин!
Юбилеең котлы булсын апам,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.
Иң изге теләкләр белән ……
***
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Котлы булсын, юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең….., балаларың:
***
Кадерлебез, матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең ….. балаларың …..
***
Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.
Син — һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Иң изге теләкләр белән
***
Сез никахка кергән көннән бирле 50 ел гомер үтеп киткән. Шушы көннән соң күпме юллар үттегез дә күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, җан җылысын тоеп, 50 ел гомер кичерәсез. Сез тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез. Киләчәктә барлык хыял-өметләрегез, уй-ниятләрегез кабул булсын, Ходай сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек бирсен.
Ходай биргән олы бүләк бит ул —
Тигезлектә гомер итүләр,
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханалла, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Иң изге теләкләр белән ……
***
Аңа 50 яшь тула. Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын, тыныч гомер телибез. Син изге күңелле, ярдәмчел, юмарт. Тормыш юлың күпләргә үрнәк! Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз!
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!
Иң изге теләкләр белән кызың-киявең, онык-оныкчыкларың.
***
Кадерлебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.
Иртә таңда чыккан кояш
Көндә сиңа бәхет китерсен.
Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
Иң изге теләкләр белән …….
***
Кадерлебез, сине чың күңелдән алтын юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, тыныч-тигез гомер телибез. Балаларыңның, якыннарыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын.
Күпме булса җирдә изге теләк —
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Иң изге теләкләр белән ……..
***
Кадерле әнкәй, әбиебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Көннәрең өметле, төннәрең айлы, гомерең озын булсын.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт
Юлларыңда булсын елмаю.
Канатларын җәеп фәрештәләр
Җил-давылдан сине сакласын.
Холдай Тәгалә үзе юлдаш булсын
Юлларыңны гөлләр капласын.
Иң изге теләкләр белән ……
***
Кадерлебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән …..
***
Кадерле хезмәттәшебезне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!
Туган көнең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
50 яшь юбилей котлаулары, илле яшьлек юбилейга котлаулар, шигырьлэр, матур телэклэр.
***
Яз бар, көз бар, җәй бар, кыш бар
Һәркайсы алтын фасыл.
Кеше өчен кадерлесе
Әлбәттә ярты гасыр!
Яз да түгел, көз дә түгел,
Җәй дә түгел кыш түгел
Илле яшкә җитү — һич тә
Кайгырырлык эш түгел!
Илле яшь — зур тау кыясы,
Аңа күпләр үрелә.
Кыядан күк якыная,
Йолдыз якты күренә,
Кырыслыгы ерагайган
Җир мөлаем күренә.
50 яшькэ котлаулар хатын кызга
Илленче яз синең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче
Узсын әйдә, картайтсыннар еллар
Тик картайтма бары күңелеңне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
Без көйләгән хөрмәт бишегендә
Тибрәлгәндә сайрар асылкош
Син бәхетле, Син бәхетле
Син бәхетле диеп, хатын кыз.
* * *
Узган елларың, үткән юлларың…
Күпме чәчәкләр үскәннәр анда?
Уйларың матур, күз карашыңдай
Чем-кара чәчләр әле һаман да.
Хезмәтең хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле сез.
Булсын ул илле, тулсын ул илле…
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкының сүнә белмәсен.
Җырлап каршы ал тагын иллене.
* * *
……! Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!
Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.
……! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Изге теләкләр белән ….
* * *
50 яшь ул күп тә, аз да,
50 яшь ул — олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.
Авыр чакта бирешмәдең,
Сынмадың, сыгылмадың.
Тормышның давылларында
Аумадың, егылмадың
* * *
Илле яшь ул күпме, азмы?
Әйтә алмам күрәсең.
Үзең яшәп карамагач,
Аны каян беләсең.
Карап торам да үзеңә,
Япь-яшь бер егет кенә.
Иллене бирерлек түгел,
Күп дигәндә — егерме биш,
Йә, утыз кебек кенә.
Янәшәңдә — кәләшең дә,
Карап туймаслык сезне.
Әллә инде туегызга
Дәштегез бүген безне?
Илле дибез, илле бит ул
Бер түгәрәк сан гына.
Ир уртасы дип әйтерләр
Илледә булсаң гына.
Ир уртасы — ил тоткасы,
Кемлегеңне тор белеп.
Илле яшь ул күп тә түгел,
Бары илле җыр кебек.
Җырлыйк әле әйдә дуслар,
Җыр күтәрә күңелне.
Җырлый-җырлый йөзне тутыр —
Яшә тагын иллене!
50 яшькэ котлаулар ир атка (ирлэргэ)
Хөрмәтле … әфәнде!
Гомер — тауга менеп төшү.
Тау түбәсе — кыядыр.
Кыя тик кыю кошларга —
Бөркетләргә оядыр…
50 яшьтә — Син кыяда:
Күзеңнең очлы чагы,
Болытларга атылырга
Канатың көчле чагы.
Бәйрәмең торсын җим булып —
Бер алтын бөртек булып!
Ходай бирсен: озак еллар
Яшәргә Бөркет булып!
* * *
50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә,
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Читайте также поздравления на русском: С юбилеем 50 лет женщине в прозе
* * *
… ! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.
Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.
«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, балаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.
Контакты
Удиви меня
На этой странице размещено множество изображений из раздела ‘Открытки’. Все изображения из подборки туган конен белэн открытка татарча ирлэргэ можно скачать и просмотреть бесплатно. Также вы можете поделиться содержимым с друзьями в социальных сетях и мессенджерах.
Подарите своим близким оригинальную открытку на татарском языке с использованием фразы «Туган көнен белән»! Это выражение означает «с днем рождения» на татарском языке и прекрасно подойдет для поздравления с этим особенным днем. Открытка будет не только уникальным сувениром, но и замечательным способом показать внимание и заботу о тех, кому она адресована. Выразите свои чувства и желания на родном языке, создавая особую атмосферу праздника и радости!
Туган коне
Поздравления на татарском мужчине
Поздравления с днём рождения на татарском языке открытки
Туган Кен
Поздравления с днём рождения мужчине на татарском языке
Туган кон
Туган кон
Поздравления с днём рождения женщине на татарском языке
Поздравления с днём рождения сестре на татарском языке
Туган коне
Туган кон поздравления
Туган конен белэн для мужчин
Туган кон
Туган кон открытка
Поздравления с днём рождения женщине на татарском языке
Туган конен белэн мужчине открытки
С днем рождения татарча котлаулар
Туган кон
Туган кон мужчине
Татарские поздравления с днем рождения
На татарском языке поздравления с новым днем
Поздравление с юбилеем женщине на татарском языке
Туган кон
С днем рождения татарча котлаулар
Туган кон белэн мужчине
Поздравления с днём рождения сестре на татарском
Рамзия с днем рождения
Открытки на татарском языке туган кон
Туган конен белэн котлау Ир Атка на татарском языке
С днем рождения татарча котлаулар
Поздравления с днём рождения на татарском языке
С днём рождения абый на татарском
Туган кон
Туган Кен
С днем рождения туган конен белэн
Юбилеем котлы булсын
Юбилей 55 яшь Ир Атка
Туган кон открытка
Татарские поздравления с днем рождения мужчине
Поздравления с днём рождения женщине на татарском языке
Туган кон Ир Атка
Поздравления с днём рождения на татарском языке
Поздравления с днём рождения на татарском языке
Красивые букеты с сердечками анимационные
Надпись с днем рождения на татарском
Туган конец котлы буслын
С днём рождения мужчине на таиарском
Туган кон
Юбилеем котлы булсын
Туган кон котлау
Уважаемый посетитель, Вы зашли на сайт как незарегистрированный пользователь. Мы рекомендуем Вам зарегистрироваться либо зайти на сайт под своим именем.
- Бәйрәмнәр календаре
- Бәйрәмнәр
- Яңа ел
- Иске Яңа ел
- Изге Вәли
- 23 февраль
- Студент көне белән
- 8 март
- 9 май җиңү көне
- Соңгы кыңгырау
- Сабан туе
- Китапханәчеләр көне
- 1 сентябрь
- Укытучылар көне
- Өлкәннәр көне
- Башҡортса ҡотлауҙар
- Татарча Смс
- Смс Туган көн
- Смс Тыныч йокы
- Смс Төрлесеннән
- Смс Хәлләр ничек
- Смс Хәерле иртә
- Смс Мәхәббәт
- Татарча ватсап
- Такмаклар
- Бие, бие, биесәнә
- Туй такмаклары
- Замана такмаклары
- Кыска такмаклар
- Кара каш, кара күз
- Мөкәрәмә
- Сафия такмаклары
- Сәвәләй такмаклары
- Егэ турында
- Туган көн белән котлау
- Туган көн
- Әти — әниләргә
- Әтигә
- Туган көнең белән әнием
- Әби-бабайга котлаулар
- Тормыш иптәшемә
- Туган көн белән туганнарга
- Туган көнең белән абый
- Апама
- Энемә
- Сеңелемә
- Балаларга
- Кызыма
- Сөеклегә
- Дустыма
- Туйлар
- Никах
- Туй
- Әти — әни котлауы
- Әти-әнигә рәхмәт
- Өй туе
- Бәби туе
- Туйлар ел буенча
- Ситса туй
- Кургаш туй
- Фарфор туй
- Көмеш туй
- Алтын туй
- Бриллиант туй
- Тостлар
- Пожелания на татарском языке
- Теләкләр
- Дога теләкләр
- Юбилейлар
- 1 яшь
- 5 яшь
- 10 яшь
- 15 яшь
- 18 яшь
- 20 яшь
- 25 яшь
- 30 яшь
- 35 яшь
- 40 яшь
- 45 яшь
- 50 яшь
- 55 яшь
- 60 яшь
- 65 яшь
- 70 яшь
- 75 яшь
- 80 яшь
- 90 яшь
- 100 яшь
- Һөнәр ияләренә
- Рәхмәт сүзләре
- Кунакларга рәхмәт
- Әти-әнигә рәхмәт
- Әнигә рәхмәт
- Открыткалар
- Туган көн
- Юбилейлар
- Иман
- Шигырьләр
- Исем кушу
- Русча
- Котлаулар
- Коръән
- Догалар
- Иман
- Татар телендә
- Балаларга
- Кыз алу сценарие
- Туй йолалары
- Туй сценарийлары
- Юбилейга
«Табын җырлары» китабы бүләккә